Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин авылында 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кич утыру үтте (+ фотолар)

«Көзге кич утыру» дип исемләнде әлеге чара.

Мичурин авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда яшәүче, 50 яштән өлкәнрәк хатын-кызларга күңелле чара уздырды.

Алар өчен төрле кызыклы конкурслар оештырылган иде. Шулай ук иҗат номерлары да булды. Бергәләшеп халык җырларын җырлап алу да кичәгә ямь кертте.

Тәмле ризыклар куелган чәй өстәле янындагы очрашу катнашучыларның да, оештыручыларның да күңеленә хуш килде.

Сүз уңаеннан, мәдәният йортында бик матур итеп көзге фотозона да ясап куйганнар. Катнашучылар әлеге фотозонада истәлеккә фотога да төштеләр.

фотолар: Мичурин  китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев