Мичурин авылында узган Нәүрүз бәйрәме малайлар һәм кызларны шатландырды (+фотолар)
Мичурин авылындагы кызлар һәм малайлар өчен икеләтә шатлык булды: беренчедән, язгы каникуллар башланды, икенчедән, авыл мәдәният йортында күңелле бәйрәм оештырдылар.
Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова һәм клуб директоры Рузалия Мифтахова балаларны чын күңелдән уйнаттылар, ярыштырдылар, алар өчен күңелле уеннар оештырдылар. Уеннар һәм бәйрәм барышында балалар бәйрәмнең йолалары, төрки халыкларның традицияләре хакында да мәгълүмат алдылар.
Бәйрәмгә Кыш бабай (Фердинанд Шакиров) да килде. Ул үз вәкаләтен Яз гүзәле (Ильмира Шакирова) – Нәүрүзбикәгә тапшырырга теләмәсә дә, башка чарасы юк иде. Балалар да, халык та яз килүен тели. Кояш нурлары дөньяны яктырта. Димәк, чын-чынлап яз җитәчәк.
Тыныч, хәерле язлар килсен.
Балалар соңыннан тәм-том белән сыйланып, чәйләр эчтеләр.
фотолар: Сания Вахитовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев