Мөэмин-Каратайда өмәләр: зират коймаларын буядылар, урамны корыган агачлардан чистарттылар
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Мөэмин-Каратайда өмәләр: зират коймаларын буядылар, урамны корыган агачлардан чистарттылар

Мөэмин-Каратайда өмәләр дәвам итә.

 

Механизаторлар урамында тирә-якны корыган агачлардан, чүп-чардан арындыру максатыннан авыл күләмендә өмә үткәргәннәр. Авыл кешеләре  үз туган җирен, торган җирен чистартуда катнаша,  авылны тәртиптә тоту күркәм гадәт.

Өмәнең чираттагысы - авыл җирлеге, авыл мәчете ярдәмендә авылның мәчет һәм зират коймаларын тәртипкә китерү, буяу эшләре башкарылган.

Төрле яшьтәге авылдашларның, монда ир-атлар һәм  хатын-кызлар да катнашкан, тырышлыгы нәтиҗәсендә, зират тагын ямьләнеп киткән, ә Феликс Шәймөхәммәтовның  үз куллары белән ясалган бизәкләре мәңгелек йортны тагын да күркәм иткән. Аңа  ярдәме өчен барлык авылдашлар  рәхмәт белдерә.

 

фотолар: https://vk.com/id693798142


Нет комментариев