Районыбызның Түбән Чыршылы авылында «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» бәйгесе узды
Беренче тапкыр «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» интеллектуаль бәйгесе үтте.
Әлеге чара танылган галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин эшләгән һәм иҗат иткән Түбән Чыршылы авылы мәчетендә үтте. Биредә 12 авылдан 22 мөслимә үзләренең белемнәре белән сынаштылар, дип хәбәр итә Лениногорск мөхтәсибәте.
«Чараны Түбән Чыршылы имамы Хәким хәзрәт Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән башлап җибәрде. "Мөслимә" клубы җитәкчесе Ләйлә ханым авыл мөслимәләре арасында викторина уздырды.
Бәйгедә Ризаэддин Фәхреддин биографиясе, аның әсәрләре буенча сораулар бирелде. Катнашучылар телдән әйтелгән сорауларга, төрле биремнәргә җавап бирделәр, тестлар, кроссвордлар чиштеләр.
Жюри әгъзалары Фәния апа һәм Рәзинә ханым җавапларны тикшереп, аларны билгеләп бардылар. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Яңа Иштирәктән Нурия ханым һәм Яңа Шөгердән Гөлфия ханым белән Әлфия ханым яуладылар.
Соңыннан шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов үтемле вәгазь сөйләде. Шөгер авылыннан Сөгъдә ханым эчтәлекле итеп Р. Фәхреддинның тормыш юллары турында сөйләп, китаплары белән таныштырды.
Түбән ЧЫршылы мәктәбе укытучысы Алсу Виловна мәктәп балалары белән чыгыш тәкъдим иттеләр, бөек шәхесебезнең күп китаплары белән таныштырып сөйләделәр. Балалар Р.Фәхреддин биографиясеннән өзекләр һәм Коръән сүрәләре укыдылар.
Фәния Вильданова белән Резидә Фәйрушина да чыгыш ясадылар. Тимәштән Исламия ханым мөнәҗәт башкарды.
Булат хәзрәт актив булган Түбән Чыршылы мөслимәләренә рәхмәт хатлары һәм китаплар тапшырды.
Шулай ук Хәким хәзрәт, Ләйлә ханым һәм спонсор Айдар хаҗи рәхмәт хатларына кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Барлык катнашучылар да грамота белән бүләкләр алдылар», – дип хәбәр итә мөхтәсибәт.
Соңыннан барысы да намаз укып, дога кылды.
фотолар: мөхтәсибәттән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев