КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
Салкыннарны җылы һава торышы һәм кар бураны алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә.
Бүген республикада бераз кар ява, томан төшү аркасында күз күреме кимү ихтималы бар. Әле төнге сәгатьләрдә генә 18-23, урыны белән 25-30 градуска кадәр салкын булса, көндез инде 11-16, көнчыгыш районнарда 20 градус кына...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә.
Бүген республикада бераз кар ява, томан төшү аркасында күз күреме кимү ихтималы бар. Әле төнге сәгатьләрдә генә 18-23, урыны белән 25-30 градуска кадәр салкын булса, көндез инде 11-16, көнчыгыш районнарда 20 градус кына салкын булуы фаразланыла.
Казанда көндез 12-14 градус салкын булачак.
29 гыйнварга каршы төндә кар ява. Һава температурасы 11-16, көнчыгыш районнарда 17-22 градус салкын булачак. Ә җомга көндез буран чыгу ихтималы зур, дип фаразлый синоптиклар.
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев