Сарабикколда бик зур конференция үткәрергә әзерләнәләр
Россиядә Әдәбият елы һәм Татарстан АССРның 95 еллыгы уңаеннан,академик ,тарих фәннәре докторы Әгдәс Хөсәен улы Борһановның тууына 95 яшь тулуына багышлап, «Лениногорск районында һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында кеше һәм табигать. Сарабикол авылы һәм Шөгер -Шушма табигый -географик һәм тарихи-мәдәни регионы: тарихи һәм мәдәни проблемалар» темасына региональ фәнни-практик конференция үткәрелә. Конфенренцияне оештыручылар:...
Конфенренцияне оештыручылар: Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе,Сарабикол авыл җирлеге җитәкчелеге,Лениногорск муниципал районы мәгариф бүлеге һәм башкарма комитеты, Ш.Мәрҗәни исемендәге татар-болгар цивилизациясе тарих институтының тарих бүлеге, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев