"Сары кирмән хәзинәсе" әкиятен барыгыз да беләсезме? (Шөгер балалары спектакль куя)
РАЙОН ТОРМЫШЫ

"Сары кирмән хәзинәсе" әкиятен барыгыз да беләсезме? (Шөгер балалары спектакль куя)

Шөгер авылы мәдәният йортында "Әкият" балалар театры Ркаил Зайдулланың "Сары кирмән хәзинәсе" дип исемләнгән әкиятен тәкъдим иттеләр.

Рольләрне башкардылар: Жасмин Шайхетдинова, Иркә Саримова, Амила Фатхутдинова, Эльвина Сафина.

Режиссер - Зилия Гараева.

Яшь артистлар сәхнәдә югалып калмыйча, үзләрен ышанычлы тоттылар һәм чын артистларча чыгыш ясадылар.Залда утыручы әти-әниләр балаларның талантына чын күңелдән куандылар.

Тамашачылар яшь артистларны көчле алкышларга күмделәр.


"Сары кирмән хәзинәсе" әкияте

Нет комментариев