Шөгерлеләр күңел ачты кабак бәйрәмендә (+фотолар)
Үстереп тә күрсәткәннәр ичмаса шөгерлеләр кабакны.
Шөгер авылында мәдәни тормыш кайный. Әле күптән түгел генә газетыбызга урам бәйрәмен уздырулары турында язган идек. Җәй аеның матур бер көнен әлеге бәйрәмгә багышлаганнар иде. Инде менә көз аеның матур бер көнен кабак бәйрәме ясап уздырдылар.
Бәйрәм авылның Горький урамында, авылның хөрмәтле кешесе, актив апаларның берсе – Сәрия апа Төхвәтуллинаның йорты каршында, ачык һавада оештырылды.
Сәрия апа – тормышның ачысын-төчесен татыган, ун яшеннән әти-әни җылысыннан мәхрүм калган, газиз баласын югалту хәсрәтен дә күргән, авылның остабикәсе дә ул.
Шөгердә Сәрия апаны белмәгән кеше юктыр, аның турында киң күңелле, ярдәмчел булуын әйтәләр, хөрмәтләрен белдерми калмыйлар. Шуңа өстәп тагын, Сәрия апа бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне бөтен кешегә өләшүен, кемне дә булса озаграк күрми торса, телефоннан шалтыратып булса да чәйгә чакыруын әйтәләр.
Менә кабак бәйрәменә зур гына бер кабакны томалап пешереп, бик тәмле ризык белән авылдашларын сыйлаган. Шулай ук оештыручылар алдан иң зур кабак хуҗаларын билгелиячәкбез, дип әйткән булганнар. Иң зур кабакларын алып килгән хуҗаларга бүләк тә тараткан Сәрия апа. Иң зур кабак ияләре - Гөлфия ханым, Фәридә ханым, Рөстәм абый. Аларга рәхмәт әйтеп, бүләкләрен тапшырган.
Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин авылдашларына шулай күңелле бәйрәм уздырулары өчен рәхмәтен белдергән.
Очрашу күңелле уеннар, дәртле җырлар белән үрелеп барган. Шулай ук табышмакларга җаваплар да тапканнар.
Гөлфия Шәйдуллина белән Халисә Латыпова бу чараны шигъри иҗат җимешләре белән бизәгәннәр.
Соңыннан исә кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән самовардан чәйләр эчкәннәр һәм Фәннүр абый белән Халисә апа пешергән тәмле пылаудан сыйланганнар. Бәйрәм күчтәнәчләрен башка авылдашларга да таратканнар, килүчеләргә дә биреп җибәргәннәр. Менә шулай бердәм булып яши беләләр.
“Авылыбызда мәдәни тормышны шулай хуплап алып, хәтта чаралар уздыруны үз җаваплылыкларына алучы авылдашларыбыз белән горурланабыз. Хәтта без дә мәдәни җанлы авылдашларыбыздан энергия алабыз. Аларның һәркайсының үз мәшәкате бар, алар да бераз сырхаулап торырга мөмкин. Ләкин үзләренә эшне йөкләп алганнар икән, ахырына кадәр җиткерәләр”, - ди Шөгер мәдәният йортыннан Алсу Биктагирова.
Авыл мәдәният йортында исә иҗат сезоны башланды, репетицияләр көтеп тора. Алда торган өлкәннәр көненә әзерләнәләр.
Фотолар: Шөгер мәдәният йортыннан

.jpg)




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев