Сугышлы авылы тау битендәге язулар яңартылды (+фотолар)
Районыбызның Сугышлы авылының уңганнары традицияне дәвам итте.
Алар бүген Сугышлы авылы тау битендәге «Әлхәмдүлләһи шөкер» дип язылган сүзләрне яңарттылар.
Сугышлы авылындагы әлеге язуның озынлыгы 10 метр һәм киңлеге 4 метрдан артыграк. Әлеге язуның тарихы турында язганыбыз булды.
Тагын бер кат исегезгә төшерик: 70нче елларда авылда тау битендә “Ленин — сүнмәс кояш“ исемле язу торган, коммунистлар чоры булганга шулай язган булганнар. Еллар узгач, Бөгелмә шәһәреннән бер мулла килә һәм ул халыкка язуны дингә кагылышлы итеп үзгәртергә, әлеге язу урынына “Әлхәмдүлилләһи” дип язарга дигән фикерен җиткерә. Авыл халкы аны хуплый, һәм язуны үзгәртеп тә куялар. Берничә ел узгач, “шөкер” дигән сүз дә өстәлә.
Әлеге язулар ерактан күренеп, Сугышлы авылына гына хас язу икәнлекне белгертеп тора, авылның үзенчәлеге. Ел саен язуларны известь белән агартып торгач, тагын да матураеп китә.
Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова уңган хатын-кызлар булганда, бер эш тә куркыныч түгел, ди.
“Язуны яңарту эшен 2 сәгатьтә тәмамлап та куйдык. Әлеге эшне башкарырга сөйләшкәч, авыл хатын-кызларының каршы килмәве, теләп ярдәмгә килүләре, бер-берсе белән дус булып эшләүләре – үзе бер зур куаныч. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә яшәргә, эшләргә, бер-беребезне аңлашып яшәргә язсын”,- ди Альбина Петровна.
фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев