Түбән Чыршылы авылы егетләре хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр
Түбән Чыршылы авылының егетләре – туган илне сакларга әзерләр. Әнә шулай дип белдерделәр авыл мәдәният йортында 23 февраль бәйрәменә багышлап уздырылган ярышта.
Егетләр үзләре концерт номерлары да тәкъдим иткән, әзерләнгәннәр дә.
9 класс укучысы Никита Олешин командалар җыю, командаларга хәрби киемнәр табуда нык ярдәм иткән. Репетициясез чыгыш ясап булмый бит инде, ә репетицияне оештырган кеше беләдер, мәшәкатьле эш. Бу мәшәкатьне дә Никита үз өстенә алган, репетицияләр дә үткәреп, активлык күрсәтеп йөрде, дип хәбәр итәләр мәдәният йортыннан. Команда составындагы егетләр барысы да хәрби формадан катнаштылар.
“Ягез әле, егетләр” ярышында барлыгы ун егет, ике команда: "Разведчиклар" һәм "Танкистлар" үзара сынашты. Командалар мәктәп кучылары һәм студентлардан оешты. “Егетләр бу ярышта зирәк, җитез,оста, физик әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, скетчлар, мәзәкләр, җырлар белән үрелеп барды. Егетләр бик молодцы, җырлыйлар да, скетчлар күрсәтеп, көлдертеп тә алдылар”, - дип хәбәр итә мәдәният йортыннан Раилә Әхмәдиева. Рәисә Сафина белән менә ичмаса, асыл егетләребез дип сокланып тордык, диләр.
“Егетләребез бәрәңгене дә оста итеп әрчи”, - ди Раилә ханым. Егетләрнең җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен жюри – Әнисә Багаутдинова һәм Делюзә Хасаншина хөким итте. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Ә бәйрәм башланыр алдыннан егетләргә бүләк итеп кызлар: Айсылу Закирова, Камилла Галиуллина, Адилә Бәдертдинова чыгышлар тәкъдим иткән. Бәйрәм ахырында егетләрне Ватанны саклаучылар көне котлап, ил-көннәребезнең аяз, һәрберсенең сәламәт, көр күңелле булуын теләп грамотолар һәм бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан бергәләшеп, тәмле бәлеш белән сыйланып, чәй эчкәннәр.
Тулырак "Заман сулышы" газетында.
Фотлар: Раилә Әхмәдиевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев