Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Урдалы авылы халкы чираттагы гуманитар йөкне волонтер төркемгә илтеп тапшырды (+фотолар)

Урдалылар янә игелек күрсәтте.

Районыбызның Урдалы авылы мәдәният йортында мәдәни чаралар гына түгел, ә игелекле эшләр дә башкарыла.

Алар хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәре үрәләр, шулай ук фильтр-пакетларга хуш исле үлән чәйләре тутыралар, окоп шәмнәре ясыйлар. Әлбәттә, Урдалы авыл җирлегенә керүче Карагай авылы да ярдәмнән читтә калмый. 

Әле шушы көннәрдә бик күп күләмдә гуманитар йөкне шәһәрдәге “С любовь и молитвами” волнтер төркеменә илтеп тапшырдылар.

Әлеге йөктә мәдәният йортында ясалган чәйләр, үргән маскировка челтәрләреннән тыш, окоп шәмнәре, кул токмачы һәм башка бик күп кирәкле әйберләр. Карагай авылыннан Матмусаевлар гаиләсе госпиталь өчен бик күп күләмдә памперслар тапшырган. 

Барлык әйберләр мәдәният йортында яхшы итеп төргәкләнеп, капчыкка, тартмаларга тутырыла, һәм кабул итү пунктына илтәләр.

Бу юлы йөкләрне машинага төяүдә һәм илтеп тапшыруда волонтер Артур Загитов катнашкан. 

“Бу игелекле эштә гуманитар ярдәм җыела торган авыл җирлекләрендә яшәүчеләр генә түгел, илебезнең язмышына һәм барлык солдатлар язмышына битараф булмаган чит кешеләр дә катнаша. Урдалы авыл җирлегендә, Карагай авылында яшәүчеләргә зур өлеш керткәннәре, СВО зонасындагы хәрбиләргә булган игътибар өчен зур рәхмәт әйтәсе килә”, - ди Урдалы авыл башлыгы Николай Заокопный. 

Авыл халкы берләшеп, фронтка ярдәм итүен дәвам итә. Мәдәният йортына маскировка челтәре үрергә, пакетларга чәй тутырырга йөрүче апалар-абыйлар зур эш башкара. 

Розалия Мостафина

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев