Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урдалы авылында Ислам динен саклап, әдәп-әхлак ягын кайгыртучы Фәрит хәзрәт

Ислам динен саклап, Аллаһы Тәгаләне беренче урынга куеп, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаган, мәчете эшләп торган авылда төп көч авыл мулласына төшә. Урдалының авыл имамы Фәрит хәзрәт бу вазифаны намус белән үти.

 

 Фәрит Сафиуллин 1946 елның 1 октябрендә  алты балалы гаиләдә туа, дүрт малай, ике кыз – тату туганнар булып гомер иткәннәр. Бүгенге көндә алты туганнан өчесе генә исән, иң олы апаларына 96 яшь икән. Әтисе Минәхмәт абый сугышта илебез азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырыннан кыйпылчыклар белән булса да, исән-имин кайткан.  

Фәрит мәктәпне тәмамлагач, һөнәри училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, аннан армия сафларында хезмәт итеп кайта. Тормыш итәр өчен үзенә тиң насыйп ярын да шушы туган авылында таба. 1972 елда Фәрит белән Минәсма гаилә корып җибәрәләр. Менә быел декабрь аенда бергә тормыш йөген тартуларына 50 ел була, Ходай язса.

Фәрит абый озак еллар агроном-орлыкчылык белгече булып эшли. Туган авылы кырларында күкрәп үскән игеннәрдә аның өлеше дә бик зур.

Агроном булып эшләү дәверендә исәнлегенә зыян килеп, сәламәтлек буенча пенсиягә чыга. “Авылдагы элеккеге муллабыз үзеннән соң лаеклы кеше калдырасы килде. Фәритне бик озак мулла булырга үгетләде. 2011 елда әлеге җаваплы вазифага алынды ул”, - дип сөйли хатыны Минәсма апа. Әлбәттә, эшләү бер нәрсә, ә имамның тиешле белеме булу – икенче. Фәрит хәзрәт үзе дини белем йортын табып, шунда укырга керә: Казанда Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә 3 ел читтән торып дини һәм дөньяви белемнәр туплый.

Бүгенге көндә Фәрит хәзрәт һәм Минәсма апа – авылның хөрмәтле кешеләре. Фәрит хәзрәт авылда халыкны, үсеп килүче буынны дини-тәрбияви-әхлак ягыннан үстерүгә зур өлеш кертә. Менә октябрьдән мәчеттә укулар башлана. Җәен исә Урдалы мәчетендә беренче тапкыр лагерь оештырылды (бу хакта газетыбызда яздык), Фәрит хәзрәт дини дәресләр алып барган.

Ураза тәмамлану, Корбан гаетләре үткәрелә. Быел, мәсәлән, балаларга һәм өлкәннәргә дә корбан ашы үткәрелгән.

Фәрит хәзрәт белән Минәсма апаның күңелләрендә – һәрвакыт игелек. Шулай булмаса, алар һәр төрле бәйрәм саен балалар янына пакет-пакет күчтәнәчләр төяп бармаслар иде. Мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлап, олы юлга чыгучы укучыларга да конвертлар тапшыра Фәрит хәзрәт. Шәфкатьле, вазифасын намус белән башкаруы өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Минәсма апа – татар хатын-кызларына хас тыйнаклык, сабырлык белән иренең һәр гамәлен хуплап, аңа ярдәм итеп яши. Минәсма апа төп йортта килен булып, 30 ел кайнана белән гомер иткән. Килен-кайнана дигән тормыш дәресен аңардан да яхшы белүче юктыр.  Ул – аш-суга да бик оста.

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев