Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы мәктәбе укытучысы конкурста җиңеп, грантка ия булды

«Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм Халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларны әзерләгән өчен ярдәм итү» грантына Урмышлы мәктәбе укытучысы лаек булды.

 

Бу хакта Мәгариф идарәсе сайты хәбәр итә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен туган тел, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында  җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен 25 майдан 10 июньгә кадәр грантка республикакүләм  конкурс үткәрелде.

Конкурста 2022 елда 8-11 сыйныф укучылары арасыннан туган тел, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында  җиңүчеләр әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Быел грант алу бәйгесендә катнашу өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына 52 гариза бирелгән. Конкурс  нигезендә, иң күп балл җыйган 13 укытучы грантка ия булган. Алар арасында Урмышлы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Хәбибуллина бар.

Рузалия Наил кызын җиңүе белән котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев