Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Җырчы якташыбыз Илсөя Бәдретдинова Иске Шөгердә корбан ашы уздырган (+фотолар)

Тыгыз эш графигына да карамыйча, Илсөя туган авылында игелекле гамәл кыла.

Иске Шөгердә туып-үскән, Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова Казанда яшәсә дә, ара ерак дип тормый, туган авылына еш кайта. Аның тарафыннан игелекле гамәлләр дә күрсәтелә.

Шуларның берсе – Корбан ашы мәҗлесе үткәрү. Быел Корбан ашы бишенче ел рәттән үткәрелгән.

Мәчет ишегалдында мул табыннар корып, авылдашларын, якыннарын, туганнарын, дусларын чакырып, бергә очраштырган Илсөя. Күп төрле ризыклар да әзерләгәннәр. Соңыннан исә һәрбер килгән кунакка күчтәнәч тә биреп җибәргәннәр.

“Илсөябез нинди генә тыгыз эш графигы булса да, авылыбызда корбан ашы үткәрергә вакыт тапты. Мул табыннар артында очраштык. Шундый күркәм, матур очрашулар тагын да булып торсын, сау-сәламәт булыйк”, - ди Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова.

Шушы авылда яшәүче Гөлфия апа Шәйдуллина шушы чара уңаеннан шигырь дә иҗат иткән

Ниндидер ямь бар бүген
Күңел итә тантана
Илсөябез ашка дәште
Шуңамы күңелем шатлана?

Менә инде бишенче ел
Корбан чала Илсөя
Күңелле саф, чиста аның
Шуңа да халкы сөя

Мәчет яны шау- гөр килә
Табыннар күптән әзер
Барысы да өлешен кертә
Җыялар савап-әҗер

Учак аскан ашлар пешә
Телләреңне йотарлык
Пловы да пешеп чыккан
Базарларны тотарлык

Табын күрке җиләк- җимеш
Арбуз, кавын, абрикос
Бәйрәм табыны безне көтә
Көтеп торсын сенокос!

Колач җәеп каршы алды
Табын хуҗабикәсе
Нинди матур бәйрәм бүген
Һәттә килмәс китәсе

Күбәләктәй очып тора
Матур яулыклы кызлар
Бәйрәмне кем оештырган
Беләсезме соң, дуслар?!

Әйе шул, сельсоветның башлыгы
Лилия Мөктәсим кызы
Бәйрәм  белән дә котлады
Төпледер аның сүзе

Шамиль мулла вәгазь әйтте
Үтемле һәрбер сүзе
Коръән укыган вакытта
Нурлар чәчәде йөзе

Тәкбир әйтеп ит ашадык
Корбаннар кабул булсын
Изге теләкләр ишетеп
Күңелгә нурлар тулсын.

Киләсе Корбан бәйрәмен
Насыйп итсен күрергә.
Барыбызда сәләмәт булып
Куллар биреп күрешергә.

 «18 июнь  көнне традициягә кергән гадәт буенча, Илсөя Ядкәр  кызы, Шөгеренә кайтып, Корбан чалып, Корбан ашы үткәрде. Шушындый олы итеп үткәрелгән табынны оештыручыларга, сый-хөрмәттән сыгылып торган табынны әзерләүчеләргә, пешерүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер савапларын бирсен. Илләребез тынычланып киләсе Корбан мәҗлесләрендә дә бергәләшеп утырырга язсын. Тагы бер кат бик зур итеп рәхмәт. Барлык теләкләрегез дә кабул булсын. Әмииин», – дип яза
Гөлфия апа  Шәйдуллина.

 

фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова корбан ашы