Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Без ничек Кыш бабайны коткардык

Кышның салкын бураннары, ап-ак карлары, ниһаять, безнең якларга да килеп җитте. Их, яратам мин бу вакытны! Ни өченме? Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы, бүләкләр - боларның һәммәсен дә үз эченә сыйдыра бит әлеге ел фасылы. Ә быел без Кыш бабай белән урманда очраштык. Бик күңелле булды! Инглиз теле...

Кышның салкын бураннары, ап-ак карлары, ниһаять, безнең якларга да килеп җитте. Их, яратам мин бу вакытны! Ни өченме? Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы, бүләкләр - боларның һәммәсен дә үз эченә сыйдыра бит әлеге ел фасылы. Ә быел без Кыш бабай белән урманда очраштык. Бик күңелле булды!

Инглиз теле дәресе бара иде. Шулвакыт класска сыйныф җитәкчебез Гүзәлия апа килеп керде.
- Укучылар, безгә Кыш бабайдан телеграмма килде, урманда сезне көтәм, ярдәм итәргә килә алмассызмы икән дигән, - ди. Без уйлаштык та, дәррәү кузгалып, Кыш бабайга ярдәм итәргә киттек.
Урман шундый тын, шундый тылсымлы. Карны ера-ера, Кыш бабайга ничек ярдәм итү турында уйланып бара торгач, бер могҗизалы урынга килеп җиттек. Иң матур агачларның берсенә Кыш бабай һәм Кар кызын Убырлы карчык, Дию пәриләре бәйләп куйган. Аларны коткарыр өчен без шигырь сөйләдек, җыр җырладык, күңелле уеннар уйнадык, күмәкләшеп биедек. Кыш бабай безгә күчтәнәчләр таратты.
Очрашуыбызның ахырында һавага яңа ел теләкләре язылган шар очырдык. Яңа ел бәхетле, шатлыклы, илләр тыныч, тормышлар имин булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай