Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Мәктәп укучылары яза

Уңган бабам Әтиемнең әтисе - Хаҗип Фатыйх улы Зиатдинов сугышка 26 яшендә китә. Ул пехотада була. Каты бәрелештә яралана. Ул бары тик 1947 елда гына туган якларына кайтып җитә ала. Авылда тагын да авыррак эш көтеп торган аны. Тик минем бабам уңган, булдыклы булган. Канкойгыч сугышны җиңгәнне, авыр эштән генә...

Уңган бабам
Әтиемнең әтисе - Хаҗип Фатыйх улы Зиатдинов сугышка 26 яшендә китә. Ул пехотада була. Каты бәрелештә яралана. Ул бары тик 1947 елда гына туган якларына кайтып җитә ала. Авылда тагын да авыррак эш көтеп торган аны. Тик минем бабам уңган, булдыклы булган. Канкойгыч сугышны җиңгәнне, авыр эштән генә куркамы соң инде ул?!
Риназ Зиатдинов,
Түбән Чыршылы мәктәбе
Авыр булса да, тырыша
Сафуан Сәүбән улы Сәүбәнов - әниемнең әнисенең әтисе. Ул 1905 елда Әлмәт районы Чупай авылында туа, укытучы булып эшли. 1941 елда сугышка китә. Дошманны куып озак атлый ул янган, яраланган җиребез буйлап. Бары тик 1944 елда гына каты яраланып өенә кайта. Сул кулының бармаклары һәм уч төбе яраксыз булса да, эшкә чыга. Ишле гаиләсен туйдыру, кеше итү өчен тырыша ул. Шуңадыр да инде аның бөтен балалары игелекле, булдыклы кешеләр булып җитешә.
Гөлфинә Вафина,
Түбән Чыршылы мәктәбе
Акбур
Безнең этебез матур,
Аның исеме Акбур.
Акбур белән бик дус яши,
Күрше малае Артур.
Акбурны Артур ярата,
Һәркөн аны ашата.
Аның дус малайлары да,
Маэмайны бик ошата.
Акбур күргәч Артурны,
Болгата ла койрыкны.
Йөгереп менә итәгенә,
Әйтерсең, рәхмәт әйтә.
Шулай уйнап өйрәнгәнгә,
Артур белән Акбур да.
Икесе бергә-бергәләп
Үсә дә үсә генә.
Диләрә Гайфуллина,
4 нче мәктәп
Бездә яз
Ул безгә кояш шикелле,
Яшәү нуры тарата.
Мин дә менә сезнең сыман
Әниемне яратам.
Ул өйдә, янда чагында
Минем күңелем аяз.
Тышта кыш, бездә исә
Ел буена бары яз!
Азалия Сабирова,
Шөгер мәктәбе
Кояш
Кояш чыга иртә белән
Алсу нурларын сибеп.
Мин елмаеп каршы алам,
Ул минем дустым кебек.
Регина Вәлиева,
Урмышлы мәктәбе
Дусларым
Дөрес, эшем күп минем:
Савыт-саба юасы.
Келәмнәрне, әлбәттә,
Кагып өйгә кертәсе.
Ахрысы, төнгә кадәр дә
Бетмәс инде бу эшләр.
Шулай уйлап торганда
Килеп керде дус-ишләр.
Рузилә Җиһаншина,
11 нче гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев