Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Әни барга дөнья күңелле

Әни, инәй, әнкәй, әби, әбекәй! Ана дигән өч хәрефле сүзгә әйтерсең лә бар дөнья, галәм сыйган! Әни! Табасың, багасың, бу бала кемлеген онытмасын, туган телен, илен яратсын, иң мөһиме кешелекле кеше булып үссен дип тырышасың! Әни! Кышкы карлы бураннарда юлдагы, читкә киткән балаң, ул-кызың өшемәсен, адашмасын дип борчыласың, тышта коеп...

Әни, инәй, әнкәй, әби, әбекәй! Ана дигән өч хәрефле сүзгә әйтерсең лә бар дөнья, галәм сыйган! Әни! Табасың, багасың, бу бала кемлеген онытмасын, туган телен, илен яратсын, иң мөһиме кешелекле кеше булып үссен дип тырышасың!

Әни! Кышкы карлы бураннарда юлдагы, читкә киткән балаң, ул-кызың өшемәсен, адашмасын дип борчыласың, тышта коеп яңгыр яуганда нарасыеңны уйлап син дә чыланасың.
Менә Әниләр көне дә килеп җитте. Сезгә күчтәнәч йөзеннән, Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының язмаларыннан, тәүге шигырьләреннән өзекләр тәкъдим итәбез. Бәлки, язганнары бик камил дә түгелдер, җитешмәгән җирләре дә бардыр. Әмма, килешәсездер, әлеге тәүге иҗади шытымнарда газизләрдән-газиз әнине ярату, анага табыну ята!
Таһир Шәмсуаров, Шөгер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Минем әнием
Дөресе шул, ә башкача,
Әйтегезче, ни диим.
Дөньяда иң гүзәл кеше,
Килешәсездер - әнием.
Әни белән бәхетле мин,
Өстемдә яхшы кием.
Иң акыллы һәм сабыры -
Бары минем әнием!
Рената Сарыймова, III "Б" сыйныфы
Иң кадерле кешем минем
Иң кадерле кешем ул - әни. Ул бит мине үстерде! Миңа матур-матур киемнәр алды. Ул миңа иң газиз кеше! Елмаеп кына тора. Гел елмаеп яшә, әнием!
Эльвина Бигманова, III "Б" сыйныфы
Иртән иркәләп уята
Минем әниемнең исеме - Алсу. Ул балалар бакчасында мөдир булып эшли. Бик тәмле ашамлыклар: кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч пешерә. Әниемә 43 яшь. Ул мине иртән елмаеп уята. Без әниемне бик яратабыз. Ул дөньяда иң кадерле кеше.
Айрат Әхмәтҗанов, IV "Б" сыйныфы
Икесен тиң яратам!
Син безгә кояш әнием,
Яктырасың, балкыйсың.
Син бит көзге көннәрдә дә,
Безгә кояш ясыйсың.
Син булганга язлар килә,
Син булганга ата таң.
Әтине дә, әнине дә,
Икесен тиң яратам!
Камилә Хәмидуллина, III "Б" сыйныфы
Якын кешем
Әни, әнием! Шулай дип безне үстергән, һәрвакыт яныбызда булган, янып-көеп яшәгән кешегә әйтәбез.
Минем әниемнең исеме - Фәния. Ул һөнәре буенча укытучы. Моңа кадәр ул Бәкер мәктәбендә эшләде. Ә хәзер әни "Бәкер" шифаханәсендә регистратурада хезмәт итә.
Әнием бик күп эшләр белә: бәйли, чигә, тәмле итеп ашарга пешерә. Әни пешергән ризыкларны без тәмләп ашыйбыз. Өстәл яныннан киткәндә, һәрвакыт "Тәмле булды, рәхмәт!" - дип китәбез.
Әни - дөньядагы иң якын кеше. Ул мине сөйләшергә, беренче адымнар ясарга өйрәтте. Кечкенә чакта миңа китаплар укыды. Барлык әниләр дә Җир йөзендә мәңге яшәсеннәр иде. Барлык әниләргә кояш гомере, бәхет, шатлык телик!
Инсаф Шәмсетдинов, IV "Б" сыйныфы
Кадерлем
Әнием - иң кадерле кешем. Аның исеме Әлфирә, аңа 32 яшь. Ул кибеттә эшли. Аның туган көне тугызынчы гыйнварда. Әниемнең күзләре коңгырт. Минем әнием бик тәмле пешерә. Ул мине иртән мәктәпкә озата, аннары үзе дә эшкә китә. Мин мәктәптән кайтканда, әни эштә була. Әниемне бик яратам.
Реналь Латыйпов, IV "Б" сыйныфы
Яратам
Иң кадерле кешем - әнием. Аны бик яратам, ул да мине бик ярата, аның исеме Мөгаллимә. Әнигә 42 яшь, ләкин ул элеккегечә матур, гүзәл һәм акыллы. Әнием бухгалтер булып эшли, акча саный. Ул мине иртән уята, тәмле чәй эчерә, мәктәптән кайтканда - әнием мине каршылый. Мин аны бик яратам һәм мәңгелек сәламәт тормыш телим.
Булат Арсланов, IV "Б" сыйныфы
Әни
Әниемне бик яратам. Ул минем киемнәремне юа, чәчләремне үрә, дәресләремне әзерләшә. Әни бервакытта да ачуланмый, һәрнәрсәне әйбәтләп аңлата. Үзе дә мине ярата ул.
Безнең гаиләбез зур. Гаиләдә иң олы кеше - бабай, иң тырыш кеше - әти, иң сабыр кеше - әби, иң матур кеше - әни. Аларның акыллы кызлары - мин, энем - Наил һәм бердәнбер абыем.
Наилә Насыйбуллина, IV "Б" сыйныфы
Бик яратам мин аны
Тиздән 25 ноябрь җитә! Ул - әниләр көне! Кар ява, ә чынлыкта җәй, кояш булырга тиеш!
Әниемнең исеме - Гөлнара! Ул киң күңелле, матур, мөлаем. Бик тәмле пешерә, миңа дәрес әзерләргә булыша.
Без гаиләдә - 4 бала. Зур апам, бәләкәй апам, мин һәм нәни энем. Әнием безне карый, киендерә.
Әнием азык-төлек фабрикасында эшли. Миңа бик тәмле печенье алып кайта. Әниемне бик нык яратам.
Бала терәге
Әнидән дә кадерлерәк
Юктыр кеше дөньяда.
Алар бит дөнья бизәге,
Бу бәхетле дөньяда.
Без рәхмәтле әниләргә,
Алар безне сөяләр.
Балам минем дия-дия,
Иркәлиләр, назлыйлар.
Авыр минутларда да бит,
Әнкәң сиңа булыша.
Җылы, матур сүзләр әйтеп,
Юатырга тырыша.
Кайдан көч ала икән,
Әниләрнең йөрәге.
Сыкранса да, сызланса да,
Алар - бала терәге.
Гөлинә Тәхаува, IV "Б" сыйныфы
Шигырь яздым
Мин яратам әниемне,
Ул да мине ярата.
Менә шигырь яздым әле,
Әниемә карата!
Эльвина Хәйрова, IV "Б" сыйныфы
Чәчәккә тиң ул безнең
Мин шундый бәхетле кеше, чөнки әнием бар. Аның исеме - Римма. Аның белән горурланам: ул бик матур, ягымлы.
Аның эше дә бик мөһим, кирәкле. Ул - укытучы. Физика, информатика дәресләрен укыта. Аны укучылары бик ярата, хөрмәт итә. Әнием аларга үзенең барлык белемен бирергә тырыша.
Ә бит әле әнием безнең уңган хуҗабикә дә. Ул бик пөхтә, оста пешекче. Без ул пешергән ашларны бик яратып ашыйбыз. Әнием пешергән кәбестә пирогы, өчпочмак, токмач бик тәмле килеп чыга.
Әнием назлы, шат күңелле. Эше бик күп булуына карамастан, иркәм белән безгә вакыт таба: китап укый, төрле уеннар уйлап чыгара. Әнием безне иркәли. Шуңа күрә мин әниемне бик яратам. Аңа дөньядагы барлык чәчәкләрне җыеп бүләк итәр идем.
Азат Фәрхетдинов, IV "Б" сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђни