Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Шөгер мәктәбе укучылары иҗаты

Телне йотарлык Минем әни камыр баса, Аны савытка сала. Ипидән башка торалмый Авылда торган бала. Мул табыннар барда гына, Мин беләм тормыш ямьле Әни ипи кисеп бирә, Телне йотарлык тәмле! Камилә Проськина Кабартмасы, коймагы Минем Рушания апам телне йотарлык кабартма, кыстыбый, коймаклар пешерә. Аның кабартмасы кабарып, кечкенә тупка охшап тора....

Телне йотарлык
Минем әни камыр баса,
Аны савытка сала.
Ипидән башка торалмый
Авылда торган бала.
Мул табыннар барда гына,
Мин беләм тормыш ямьле
Әни ипи кисеп бирә,
Телне йотарлык тәмле!
Камилә Проськина
Кабартмасы, коймагы
Минем Рушания апам телне йотарлык кабартма, кыстыбый, коймаклар пешерә. Аның кабартмасы кабарып, кечкенә тупка охшап тора. Ә кыстыбыйны татып караганнан соң мактамаган кеше юк. Ә коймаклары! Унны түгел, егермене авыз итсәң дә туйдырмый. Ышанмыйсызмы?! Алайса безгә кунакка рәхим итегез! Рушания апам белән бергәләп кайнар милли ризыклар белән сыйлармын мин сезне!
Эльвина Бигманова
Яшәп булмый иписез
Күпереп пешкән тәмле икмәкне кискән вакытта әбием безгә ипекәйнең кадерен белергә өйрәтә. Чөнки бодай бөртеге шундый күмәч булсын өчен, күпме юл үтә. Аңарга күпме кешенең хезмәте, йокысыз төннәре, ялсыз көннәре керә.
Икмәк балаларга да, олыларга да - һәркемгә кирәк. Ул булмаса, бөтен нәрсәнең кыйммәте бетә. Бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык куеп тапкан икмәктән дә тәмле ризык юктыр дөньяда.
Гүзәл Низамова
Әби пешергән ипи
Минем әби бик тәмле ипи пешерә. Ул Керкәледә яши. Ул башта кибеттән он сатып ала. Камырны изә, баса, аннары ипине газ миченә куя.
Озак та үтми ипи кабарып пешә. Тәмле исле ипи үзе зур байлык, ипине яратыйк, хөрмәт итик!
Ләйсән Ямалтдинова
Ипи кадере
Без һәр көнне мәктәп ашханәсендә тәмле кайнар ашлар ашыйбыз. Ә аны иписез ашау мөмкин түгел. Әмма кайчакта кадерләп бетермибез шул ипекәйне. Идәнгә төшереп җибәребез, валчыгын коябыз.
Безнең әби-бабайлар ипигә туймаганнар, ачлыкта яшәгәннәр һәм алар ипекәйне изге итеп санаганнар, бар нәрсәдән өстен күргәннәр.
Без иркен, тук заманда яшибез. Әмма, барыбер, ипекәйне хөрмәт итәргә, кадерләргә кирәк! Чөнки ипи-дөнья тоткасы.
Диана Ситдыйкова
Кар бөртеге
Кар бөртеге,
Кун кулга.
Бераз ял ит
Син шунда.
Бер карасам,
Гел боз син,
Бер карасам
Йолдыз син.
Искитәрлек
Матур син.
Ничек җирдә
Ятарсың?
Ашыкмачы,
Очынма!
Кар бөртеге
Учыма
Төште дә
Бөтерелеп,
Мактаудан бетте эреп!
Рәсимә Хәкимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев