Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

«Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторларны бәйгегә чакыралар.

. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын бышлый.

Бәйге татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету максатыннан оештырыла.  Ул 1 февральдән 25 майга кадәр өч турда уздырылачак, дип хәбәр итте оештыручылар.  

Җиңүчеләрне акчалата приз көтә. Биш җиңүченең җырына профессиональ аранжировка ясалачак һәм клип төшереләчәк.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында һәм каналның рәсми аккаунтларында. Сылтамалар:http://shayantv.ru youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv, диелә хәбәрдә.

«Өр-яңа шигырьләр, үзенчәлекле көйләр һәм оригиналь яңгыраш — боларның барысын да без „Балачак җыры“ бәйгесенең яңа сезонында күрергә телибез», — дип мөрәҗәгать итә оештыручылар.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев