Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бүләк

Яңа Иштирәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Зәйдуллина, Әниләр көненә багышлап, мәктәп укучылары катнашында эчтәлекле һәм мәгънәле концерт оештырды. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Рәфкать кызы Мәүлетова әниләрне, әбиләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. "Тәфтиләү" көе агылды. Бу моң әбиләрнең, әниләрнең яшь чакларын - урак урган, көлтә бәйләгән, сугыш чорларын, сугыштан соңгы...

Яңа Иштирәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Зәйдуллина, Әниләр көненә багышлап, мәктәп укучылары катнашында эчтәлекле һәм мәгънәле концерт оештырды. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Рәфкать кызы Мәүлетова әниләрне, әбиләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.


"Тәфтиләү" көе агылды. Бу моң әбиләрнең, әниләрнең яшь чакларын - урак урган, көлтә бәйләгән, сугыш чорларын, сугыштан соңгы ачлык, хәерчелек, черек бәрәңге төеп кәлҗемә ашаганнарын исләренә төшергәндер. Моң яшь әниләрне дә үз эченә алды, уйларына чумып моң сихеренә бирелделәр. Концертны үзенең моңлы тавышы белән Зәлия Гарипова бизәде. Икенче сыйныф укучылары "Әниләр" җырын башкарганда, халык алкышларга күмде.

Дамир Минаҗев җырларын әниләргә бүләк иткәндә, яшьләр биеп концертны тагын да ямьләндерде. Мәктәп укучылары шигырьләре, җырлары аша әниләрнең никадәр кадерле булуын, аларны өзелеп яратуларын җиткерделәр. Әбиләр, әниләр бәйрәмнән канәгать булып, ял итеп, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев