Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Җиңүче – Зәй-Каратайдан

Хатын-кыз элек-электән гаилә учагын саклаучы гына түгел, матурлык алиһәсе дип тә йөртелгән. Шундый матур, сөйкемле, заман белән бергә атлаучы чибәрләр арасында газетның 105 нче санында бәйге игълан иткән идек һәм, ниһаять, "Лениногорск гүзәле" дип аталган конкурска нокта куяр чак җитте. Бәйгенең максаты - районыбызда гүзәлләрне ачыклау, аларның бай рухи дөньясын,...

Хатын-кыз элек-электән гаилә учагын саклаучы гына түгел, матурлык алиһәсе дип тә йөртелгән. Шундый матур, сөйкемле, заман белән бергә атлаучы чибәрләр арасында газетның 105 нче санында бәйге игълан иткән идек һәм, ниһаять, "Лениногорск гүзәле" дип аталган конкурска нокта куяр чак җитте.


Бәйгенең максаты - районыбызда гүзәлләрне ачыклау, аларның бай рухи дөньясын, тышкы һәм эчке гармониясен билгеләү. Конкурста 15 яшьтән 25 яшькәчә кызлар катнашты. Алар редакциягә фотосурәтләрен һәм үзләре турында кыскача белешмәне юлладылар. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, чибәркәйләр! Сезгә афәрин диясе килә. Чөнки меңләгән кеше укый торган газетка үзеңнең фотосурәтеңне җибәрү - үзе бер батырлык.

Конкурста катнашырга 13 сылу теләк белдерде. Аларның фотосурәтләре "Заман сулышы"нда басылып чыкты.

Безгә - жюри әгъзаларына "хөкем карары" чыгарырга вакыт җиткәч, бераз каушап калдык. Бу хәтле сөйкемле, мөлаем, чибәр кызларны күреп, шундый нәтиҗәгә килдек: Лениногорск районында бер кашык су белән кабып йотардай чибәр кызлар яши икән. Төбәгебез үзенең матурлыгы, яшеллеге, төзеклеге белән республиканың башка районнарыннан аерылып тора. Шулай булгач, сихәтле чишмә, куе урман, мәһабәт тауларга бай якта яшәүче кызларның күз явын алырлык чибәр булуы гаҗәп түгел.

Гүзәлне сайлап алу җиңел булмады. Матур кызларыбызның озын толымлыларын, тыйнаклыкларын, чибәрлекләрен, тормышка карашларын кат-кат белешмәләреннән укып, фотосурәтләреннән карап "Гүзәл" исеменә лаеклыны билгеләгәндә бәхәскә кереп, 3 көн буе бәяләргә туры килде. Берсеннән-берсе чибәр, максатчан, тыйнак гүзәлләр ярышына нәтиҗә ясап, конкурста катнашучы һәр гүзәл затны "Иң яшь чибәркәй", "Бизнес-леди", "Иң батыр кыз" һәм башка шундый номинацияләрдә бүләкләргә булдык.

Бәйгебезнең асылында "Лениногорск гүзәле"н ачыклау мәсьәләсе торганга, чибәр туташлар арасыннан иң-иңен сайлап алдык. Ә бу җиңелләрдән булмады. Җиңүче исеменә - Зәй-Каратай авылыннан Эльвира Латыйпова лаек дип табылды (фотода). Тик без - жюри әгъзалары конкурска бераз төзәтмә кертеп, бәйге нәкъ менә район газетында үткәнлектән, Эльвираны "Заман сулышы" гүзәле" дип атарга булдык.

Бәйгедә катнашучы сылу конкурсантларга рәхмәтебезне җиткереп, редакциядә (Тукай урамы, 3 нче йорт) бүләкләр артыннан көтеп калабыз.

"Заман сулышы" гүзәленең башка номинантлары исемлеге

1. "Сөйкемле караш" номинациясендә - Светлана Николаева

2. "Иң тыйнак кыз" - Регина Шәрифуллина

3. "Бизнес-леди" - Регина Вәлиәхмәтова

4. "Голливуд чибәре" - Айгөл Миргалиева

5. "Хыялый романтик" - Ләйсән Фарукшина

6. "Үткен караш" - Гөлнара Саттарова

7. "Иң чибәр кыз" - Илнара Әбләзова

8. "Авто-леди" - Гүзәл Кәримова

9. "Иң өлгер кыз" - Римма Рәшитова

10. "Иң яшь чибәркәй" - Александра Баранкова

11. "Иң батыр кыз" - Рушана Фәйзуллина

12. "Менә дигән тамада!" номинациясендә - Альбина Минәхмәтова җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев