Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Куакбаш «йолдызлары»

Шөгер төбәгендә Куакбаш авылының саллы, мәртәбәле үз урыны бар. Мин белгәннән бирле әдәбиятле-мәдәниятле сала. Шушы якның җырчы сандугачы - Әгъләс Шәйхетдинов кына ни тора! Өстәвенә, үзенчәлекле, сәләтле каләм иясе дә ул Әгъләс абый. Әлмәттә гомер итүче Минзифа Хөснетдинова, Халидә Бегҗанова, Рәдиф Шәйхетдинов та - шигъри корабта мәңгелек сәфәрдә. Гыйнвар аенда...

Шөгер төбәгендә Куакбаш авылының саллы, мәртәбәле үз урыны бар. Мин белгәннән бирле әдәбиятле-мәдәниятле сала. Шушы якның җырчы сандугачы - Әгъләс Шәйхетдинов кына ни тора! Өстәвенә, үзенчәлекле, сәләтле каләм иясе дә ул Әгъләс абый. Әлмәттә гомер итүче Минзифа Хөснетдинова, Халидә Бегҗанова, Рәдиф Шәйхетдинов та - шигъри корабта мәңгелек сәфәрдә. Гыйнвар аенда 60 нчы кышын каршылаган талантлы шагыйрь Наил Гыйләҗев тә күптәннән шигърият сөючеләрнең күңелен яулаган шагыйрь.

Заманында Мөэмин бабай тәүге казыкны какканга 234 ел тулып килгән мөэмин-каратайлыларны кышкы зәмһәрир суык кичтә күпсанлы сериаллардан арындырып, безгә болыты белән Куакбаш үзешчәннәре кунакка килде.
Куакбаш авылының Мәдәният йорты җитәкчесе, 17 ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган Минзилә Әхмәтова нәкъ менә сәхнәдән торып халыкка рухи байлык өләшер өчен тугандыр диярсең. Башкаларны сокландырсын өчен Ходай аңа күркәм төс-кыяфәт, нәфис сүз сөйләү сәләте, матур итеп җырлау, оештыру осталыгын да биргән. Әнә, бүгенге көндә күпме яшьләрне ак үлемгә китергән наркоманиянең афәт икәнлеген сурәтләп бер пәрдәлек "Яман юл чатында" исемле пьеса да язарга вакыт тапкан. Мәктәп укучылары, студентлар, авыл яшьләреннән торган төркем куйган сәхнә әсәрен залдагылар тын да алмый карады.
Тәҗрибәле моң ияләре Илгизә Кәримова, Халидә Бегҗанова халыкчан җырлары белән игътибарны җәлеп итте. Җырчы-музыкант Айдар Кәримов заманча моңнары белән куандырды. Халидә Бегҗанова сүзләренә Айдар Кәримов иҗат иткән "Әнкәй" дигән өр-яңа җыр да күңелгә сары май булып ятты. Әлеге музыкаль бүләкне Илгизә Кәримова бөтен барлыгы белән җыр сөючеләр җанына сала белде. Ун яшьлек Илназ Хәсәнов рус егетләре биюен артистларча башкарды. Күрерсез әле, тиздән ул татар егетләре биюен дә тиешле югарылыкта башкарачак. Куакбашның танылган биючесе Илшат Мифтаховның 17 яшьлек улы Айнур үзенчәлекле матур тавышы Шөгер төбәгендә сәләтле яшь җырчы - сәхнә йолдызы кабынып килә дигән якты өмет уятты. Безнең якның горурлыгы булырга язсын сиңа, Айнур!
Куакбаштан килгән үзешчән артистларга кышкы суык кичне матур чыгышлары белән җылыткан өчен Мөэмин-Каратай халкы исеменнән тирән рәхмәт ирештерәсе килә. Куакбашның сәхнә йолдызлары әнә шулай армый-талмый мәдәнияткә тартылып, сәнгать күгебезне балкытсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл ќыены