Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кубок – дуслар кулында

Мәдәният сараенда Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының 50 еллыгы уңаеннан, кызыклы бәйрәм ярышы узды. Барлыгы 4 команда катнашты. "Лениногорскнефть" идарәсеннән "Ленинские горцы", шәһәребезнең "Пакарабанэ", Бөгелмә шәһәреннән "Свои люди" һәм республиканың төрле шәһәрләреннән җыелган "Друзья Республики Татарстан" командалары шаян мәзәкләр, көлдергеч хәлләр күрсәтеп, бер-берсе белән ярышты. Җиңүчегә - шәһәр башлыгы кубогы вәгъдә...

Мәдәният сараенда Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының 50 еллыгы уңаеннан, кызыклы бәйрәм ярышы узды. Барлыгы 4 команда катнашты. "Лениногорскнефть" идарәсеннән "Ленинские горцы", шәһәребезнең "Пакарабанэ", Бөгелмә шәһәреннән "Свои люди" һәм республиканың төрле шәһәрләреннән җыелган "Друзья Республики Татарстан" командалары шаян мәзәкләр, көлдергеч хәлләр күрсәтеп, бер-берсе белән ярышты. Җиңүчегә - шәһәр башлыгы кубогы вәгъдә ителде.


Бәйрәмгә килгән кешенең иге-чиге юк иде. Бигрәк тә, яшьләр КВНга күп йөри, юморны ярата, кәефен күтәрергә килә. Аларны сәламләп, иң беренче булып, барысын да бәйрәм белән котлаучы - шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов иде. Ул, яшьләрнең КВН белән күбрәк кызыксынуын, киләчәк тормышларында уңышка ирешүләрен теләде.

Командалар чыгышына бәя биреп утыручы жюри әгъзалары турында да әйтеп үтми булмас. Араларында - Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский, Бөгелмә шәһәре Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Яковлева, "Лениногорск" телерадиокомпаниясе хезмәткәре Наталья Царегородцева, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең әйдәп баручы белгече Айрат Хәбиров һәм башкалар бар иде. Алар һәр команда чыгышын игътибар белән күзәтте һәм лаеклы билге куярга тырышты. Сер түгел, бөтен команда да бу уенга бик оста әзерләнгән булып чыкты.

Конкурсның беренче этабы - "Визит карточкасы". Һәр команда сәхнәгә чыгып, төрле ситуация күрсәтте. Бу хәлләр бүгенге көндә тормышта булып торучы вакыйгалардан алынган. Мәсәлән, "Әти-әни белән танышу", "Балалар бакчасында", "Кафеда", "МаXiма" яшьләр клубында, "Хәрби комиссариатта", "Даруханәдә", "Урамда" һәм башка урында булган хәлләргә нигезләнгән. Залда утыручыларга иң ошаган күренешләрнең берсе - "Автобуста булган хәл": Калай банкадагы балыклардай тутырылган автобус эче. Утыргычта - әби, янында өч малай басып тора. Телефонда "супер" көй шалтырый. Егетләр аптырашып, бер-берсенә карап ала. Яннарында утырган әби пакетын ачып, җиде кат чүпрәккә төргән соңгы модалы кәрәзле телефонын чыгарып, сөйләшә башлый. Биш минут та үтми, күке кычкырган тавыш ишетелә. Әби, әкрен генә, карана-карана мини-сумкасыннан кечкенә генә ноутбук чыгарып:

-И, Аллам, "Ася"га җанашымнан хәбәр килгән бит!!! -дип әйтеп куя.

"Разминка" дип аталган икенче этапта һәр командага тамашачылар сорау бирде: Күплек санда "чихуа хуа"ничек була? Әгәр песи белән тычканны кушсаң, нәрсә килеп чыга? КВНчыларны бик яратам, миңа нишләргә инде? һәм башка сораулар бар иде. КВНчылар аптырап калмады, аларның сорауларына кызык һәм шаян итеп җавап кайтарып барды. Һәр команданың оста уйнавы, шаян мәзәкләре беркемне дә битараф калдырмады.

"Freestyler" һәм "best" конкурсларында һәр команда музыкаль жанрда чыгыш ясап, тамашачылар күңеленә хуш килде.

Бөтен конкурслар да тәмамланып, командалар сәхнәгә чыкты. Барысының да йөзләрендә дулкынлану һәм өмет чаткысы сизелде. Иң элек номинацияләр билгеләнде. "Тамашачы овациясенә" Бөгелмә шәһәренең "Свои люди", "Иң яхшы музыкаль номерга" - "Пакарабанэ", "Иң яхшы мәзәк" номинациясенә "Ленинские горцы" командалары чыкты. I урынны һәм шәһәр башлыгы кубогын - "Друзья Республики Татарстан" командасы алса, II урынга - "Ленинские горцы" һәм "Пакарабанэ", III урынга - "Свои люди" командасы лаек булды. Барча команда да бирешергә теләмичә, ахырга кадәр көрәште, килгән халыкның алкышларына лаек булды. КВНда катнашучы командаларга киләчәк тормышларында да уңышка ирешергә, югары үрләр яуларга, җиңүгә ирешергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев