Лениногорск районы, Шөгер авыл җирлегенең "Чаңгы базасында" Рождество бәйрәменә багышланган чаңгы ярышы үтте.
Шөгер авыл җирлеге администрациясе ярдәме белән оештырылган бу бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булды. Яшьләр дә, олылар да күтәренке кәефтә иде. Барлык катнашучыларга медальләр һәм бүләкләр бирелде.
Катнашучыларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, дип язылган Шөгер авылы Мәдәният йортының Инстаграм челтәрендә.
Мәгълүмат һәм фотолар Шөгер авылы Мәдәният йортының Инстаграм челтәреннән алынды.







Нет комментариев