Лениногорскида "Калфаклы йолдызчык" конкурсының соңгы этабы узды (ФОТОЛАР)
Бүген 4 нче балалар бакчасына кабат кунаклар килде. Биредә “Калфаклы йолдызчык” бәйгесенең өченче туры булып узды. Бәйгенең бу этабына шәһәрнең 2,3,4,10,14,15,17,23,24,31, Сарабиккол һәм Тимәш балалар бакчалары узган иде.
Йомгаклау турда уңган-булган кызларыбыз “Кояш нурлары” дип аталган биремдә сорауларга җавап бирде. Икенче биремдә альяпкыч бизәделәр. Картоннан әзерләп куйган альяпкычларга аппликацияләр ябыштырудан гыйбәрәт иде ул. Ә өченче бирем итеп һәрберсе тамашачы алдында үзенең талантын күрсәтте. Кызлар “түбәтәй” уенын уйный-уйный бер-бер артлы чыгыш ясады: кем биеде, кем җырлады.
Соңыннан жюри әгъзалары “Калфаклы йолдызчык”ларның иң-иңәрен ачыклады. Катнашучы кызларыбызга төрле номинациядәге һәм I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар, җиңүчеләргә калфаклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
- Сез барыгыз да искиткеч матурлар, җитезләр һәм уңганнар. Барыгыз да бүген җиңүче, котлыйм, - диде Фәридә Әхмәтшина дипломнар тапшырганда.

Нәтиҗәдә, “Оста җырчы” номинациясенә Сарабикколдан килгән Илүзә Сәфиуллина ия булды:

“Оста биюче” булып 31 нче балалар бакчасыннан килгән Эльвина Беляева танылды:

17 нче балалар бакчасыннан Азалия Мусина “Сөйкемле кыз” номинациясе дипломанты:

2нче балалар бакчасына йөрүче Ләйлә Әхмәтова “Оста куллы кыз” номинациясен яулады:

I дәрәҗәле дипломнарга 14 нче балалар бакчасы Раяна Галиева һәм 4 нче балалар бакчасыннан Сәминә Зиннәтуллина лаек булды:

II дәрәҗәдәге дипломнар 3 нче балалар бакчасыннан Карина Гарипова һәм 23 нче балалар бакчасы Раяна Мавлютовада:

III дәрәҗәле дипломнар 24 нче балалар бакчасы Алина Мөхәммәтҗанова һәм 10 нчы балалар бакчасы Әмина Аюповага бирелде:

Иң яшь катнашучы Тимәш кызы Амалия Зәйнагова Гран-прига лаек булды:
Кызларыбызны котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
Конкурсны Зилә Мөдәррисова карады.
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев