Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскига язучылар килде (ФОТОЛАР)

Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараенда әдәби-музыкаль чара үтте. Танылган шәхесебез - язучы Ш.Бикчурин иҗатына, аның шәкертләренә багышланган кичәгә кунаклар күп килгән иде. Шулар арасында илле биш ел безнең шәһәребездә яшәп иҗат иткән Альберт Хәсәнов та бар. Ул Декабрь аенда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай уңайдан аның урыны түрдә булды, мәртәбәле...

Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараенда әдәби-музыкаль чара үтте.

Танылган шәхесебез - язучы Ш.Бикчурин иҗатына, аның шәкертләренә багышланган кичәгә кунаклар күп килгән иде. Шулар арасында илле биш ел безнең шәһәребездә яшәп иҗат иткән Альберт Хәсәнов та бар. Ул Декабрь аенда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай уңайдан аның урыны түрдә булды, мәртәбәле кунаклардан тәбрикләүләр кабул итте.

Ерак аларны якын итеп килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов лениногорскилыларга ялкынлы сәламнәр җиткерде, Альберт абыйның күкрәгенә әдәбият өлкәсенә китергән казанышлары өчен медаль дә кадады. Музыкаль бүләк тә алып килгән, матур итеп җыр да сузды. Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән дә танылган әдип-галимнәр килгәннәр. Алар барысы да Шамил Бикчурин, Рәшит Шиһап, Рамазан Байтимер кебек кабатланмас, олы шәхесләребезне хөрмәт белән искә алдылар. Кичә җылы, хатирәләргә бай булды. Җыр-биюләр белән үрелеп, кичкә кадәр дәвам итте.

Материалны Зилә Мөдәррисова әзерләде

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев