Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
МӘДӘНИЯТ

«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең өченче сезонын башлап җибәрә

Проектның яңа сезонында катнашу өчен гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.

 «ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең өченче сезонын башлап җибәрә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Әлеге проект „ШАЯН ТВ“ каналының йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача. Алдагы сезон җиңүчеләре танылган артистлар беләр берлектә чыгыш ясый, клипларда төшә инде», — ди оештыручылар.

Проектның төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау, алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җыр белән анкетаныhttp://seilen@shayantv.ru адресына юлларга кирәк. Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат, нигезләмә һәм катнашучы гаризасы http://shayantv.ruсайтында. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев