Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Үзе бер дөнья

Туган якны өйрәнү музеенда Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжының 50 еллык юбилее уңаеннан, уку йорты остазлары һәм студентларының иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылды. Белгәнебезчә, музейда элегрәк тә колледж студентлары эшләре күргәзмәсе оештырыла иде. Аларның байтак картиналары Лениногорск төбәге табигатенә, хөрмәтле шәхесләренә, колледжга багышланган. Бу күргәзмәдә "Иске Писмән", "Нефтяные просторы", "Дустым портреты", "Язгы...

Туган якны өйрәнү музеенда Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжының 50 еллык юбилее уңаеннан, уку йорты остазлары һәм студентларының иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылды.


Белгәнебезчә, музейда элегрәк тә колледж студентлары эшләре күргәзмәсе оештырыла иде. Аларның байтак картиналары Лениногорск төбәге табигатенә, хөрмәтле шәхесләренә, колледжга багышланган. Бу күргәзмәдә "Иске Писмән", "Нефтяные просторы", "Дустым портреты", "Язгы күк", "Яр буенда", "Өстәлдә шәм яна" кебек гаҗәеп гүзәл картиналардан тыш, агачка язу, кулланма (прикладной) сәнгать, тире эшкәртмәләре, чигелгән һәм төрле орнаментлар белән эшләнгән милли киемнәр дә урын алган.

Н.Кульпина, Е.Петропавловских, И.Андреева, Е.Курганская, З.Побудев, И.Хөсәенова, Р.Әхмәтвәлиева кебек рәссам-мөгаллимнәрнең эше, чын дәрәҗәдә, матурлык билгесе булып тора.

Оста итеп, каен тузыннан ясалган курчаклар, XVI гасыр халык киемнәре, үзең дә сизмәстән, шул чорга сәяхәткә алып кереп китә. Үзеңнең кайдалыгыңны онытып, матурлыкка исең китеп, изге Коръән үрнәгендә бизәлеп, зәвык белән агачтан эшләнгән "Патшабикә тәхете", гаҗәеп бер осталык белән пыяладан эшләнгән өстәл, зур лампалар эшләнешенә сокланасың. Агачтан эшләнгән савыт-сабалар, тире һәм җептән ясалган картиналар, пластмасстан ясалган сурәтләр үзе бер әкияти дөнья. Зәңгәр төстәге тасмадан чигелгән мендәр матурлыгы белән әллә каян җәлеп итә. Челтәрләргә эленгән, гипстан эшләнгән матур сыннарны күргәч, үзеңне курчак театрына эләккәндәй хис итәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев