Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Алтын медальгә нинди укучы лаек?

2018-2019 уку елыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына кызыл аттестат һәм алтын медаль тапшыру шартлары үзгәрәчәк. Үзгәрешләр проекты Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән инде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Алтын медальгә кемнәр ия була алыр соң? Барысы да БДИ нәтиҗәләреннән торачак. Моның өчен бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләренең «бишле» булуы һәм рус теле белән математикадан БДИ балларының 70тән түбән булмавы мәҗбүри.

Әлеге үзгәрешләрне кертүгә алтын медальне соңгы елларда бик күпләп бирә башлау сәбәпче булды. Шунысы игътибарга лаек: барлык медаль ияләре дә БДИ нәтиҗәләре белән мактана алмый. Шул сәбәпле, андый укучылар медальне гаделсез рәвештә алуда гаепләнеп, конфликтлар килеп чыгу очраклары да ишетелде.

РФ Мәгариф министры Ольга Васильева да әлеге хәлгә үз фикерен белдереп: «Соңгы ун елда «алтын медаль» төшенчәсенең дәрәҗәсе төште. Әлеге матур күренешне тормышыбызга яңадан кайтару – безнең бурычыбыз», – дигән иде.

 

http://magarif-uku.ru/altyn-medalge-nindi-ukuchy-laek/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев