«Кәгазь боткасы»ннан азат итәчәкләр
РФ мәгариф министрлыгында мәктәпләрдәге кәгазь эшен киметүне күздә тоткан закон проекты өстендә эшне тәмамлаганнар.
Бу көннәрне Калининград шәһәрендә «Мәгариф» милли проекты — һәркем өчен яңа мөмкинлекләр» педагогик форумы үтә. Закон проекты буенча укытучы дүрт документ өчен җаваплы булачак. Бу — предмет буенча эш программасы, тематик план, электрон журнал һәм электрон дневник.
«Кәгазь боткасы» проблемасын хәл итү — укытучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе.
http://magarif-uku.ru/tt/kagaz-botkasynnan-azat-itachaklar/
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев