Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
МӘГАРИФ

МӘКТӘПЛӘРДӘ ИМТИХАННАРНЫ БЕТЕРЕРГӘ!

Сбербанк җитәкчесе Герман Греф мәктәпләрдәге классик имтиханнар системасыннан баш тартырга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, имтиханнар укучыларда белем алу теләген бетерә.

 

"Бу коточкыч... Минем шәхси максатларымның берсе – имтиханнарны бетерү" – ди ул банкның Көнчыгыш икътисади форумындагы пленар сессиясендә.

Топ-менеджер фикеренчә, укучылар мәктәпләрдәге бәяләү системасына ияләшәләр, һәм, шуңа бәйле, урта мәктәпне "өстән күзәтү"дән башка берни дә эшли алмый торган "инвалидлар" тәмамлый.

Элегрәк Герман Греф физика-математика юнәлешендәге мәктәпләрне тәнкыйть утында тоткан иде. Аның сүзләренчә, мондый мәктәпләр – искелек калдыгы, чөнки киләчәктә математиклар һәм программистларга ихтыяҗ кими төшәчәк. Һәм балалар бер юнәлеш буенча гына түгел, бар юнәлештә дә бер үк дәрәҗәдә белем алырга тиешләр.

 

yalkyn.ru

http://saby-rt.ru

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев