Россия Мәгариф министрлыгында яңа уку елы датасын әйттеләр.
Министр Сергей Кравцов бу хакта “Россия 24” федераль каналы эфирында әйтте. Бу хакта “Мәгариф” журналы яза.
Укучылар мәктәпкә 1 сентябрьдә, Белем көнендә барачак.
“Укучылар мәктәпкә барачак. Без моңа әзерлек эшләре алып барабыз. Укытучылар да һәм, әлбәттә укучылар да моңа әзерләнә”, - диде мәгариф министры туры эфир вакытында.
Соңгы, дүртенче чирекне укучылар дистанцион рәвештә тәмамлады.
http://magarif-uku.ru/ru/ministr-nazval-datu-nachala-uchebnogo-g/
Фото: редакция архивыннан
Нет комментариев