Мәктәп яны лагерьлары гөрләп эшләп тора. Урмышлы мәктәбенә лагерена йөрүчеләр бер көнне талантлыларны ачыклауга багышлаганнар. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.
Балалар бик тырышып әзерләнгән. Кемнәрдер фокус күрсәткән, икенчеләре дуэт белән җырлаган.
Нәтиҗәдә, Д. Гатауллин, Б. Хафизов, И. Афлотонова җиңүче булган.
Фото: https://edu.tatar.ru
Нет комментариев