Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Авыл башлыгы булып эшләгән райондашыбыз контракт буенча СВОда хезмәт итә

“Минем карар кинәттән генә тумады».

«Мин хәрби операциянең беренче көннәреннән үк моңа әкренләп әзерләндем, физик яктан үземне әзерләдем, шунлыктан  кырыс хәрби шартларга ияләшү авыр булмады”, - дип сөйли контрактчы Рәмис.

Ул кыска вакытлы ялга кайткан иде. 2023 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, “алгы сызык”ка китә. Авыл җирлеге башлыгы вазифасында эшләгән хезмәткәрне район башлыгы Рәгать Хөсәеновның җибәрәсе килмәгән. “Һәркем үз урынында булырга тиеш. Син монда кирәк”, - дип үгетләсә дә, Рәмиснең карары ныклы була.

Хатыны Земфирага бу турыда соң гына, икенче көнне китәргә дигәннең алдагы көнендә хәбәр итә. Ул хатынына әйтмичә генә медкомиссияне дә уза.  Земфира иренең карарын сабыр гына кабул иткән. Башкаларга да моны киңәш итә. “Көтегез, ышанычыгызны югалтмагыз. Улларыбыз, ирләребез сакламаса, кем саклар безне? Тизрәк бу сугышлар тәмамланып, барысы да исән-сау кайтсыннар иде”, - ди ул.

Улы Дамир  һәм хатыны аның кайтуын зарыгып көтәләр.

Бүгенге көндә Рәмис МХО зонасында  радиоэлектрон разведкада хезмәт итә. Хәрби хезмәткә зарланмый, ашау ягы, форма ягыннан һәм кораллар белән аларның ротасы тәэмин ителә.

“Иң авыры – дусларыңны югалту. Әле күптән түгел генә аның белән бер өстәл артында утырасың, аннары аны яуда югалтасың да”, - ди ул.

Ул армиядә вакытта да Украинада хезмәт иткән. «Нәкъ тә шул урыннарда хәрби бурычымны үтим», – ди хәрби.

Якташыбызның санаулы көннәре тиз үтә, ул тиздән иптәшләре янына юлга кузгала һәм хәрби бурычларын үтәүгә керешәчәк. Исән-имин йөрсеннәр, җиңеп кайтсыннар, дип телибез.

 

  • Хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт хезмәтенә бару буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга мөмкин. Бу турыда тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны аша белергә була.

фотолар: хәрбинең  гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев