Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Казанда махсус операция ветеранына кул белән идарә итә торган беренче автомобиль бирелде

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы махсус хәрби операция ветераны, инвалид хәрбигә кул белән идарә ителә торган «Лада Гранта» автомобилен тапшырды.

Адель Уркунбаев республикада фонд филиалыннан машина ачкычы алган беренче кеше булды.

Адель Уркунбаев 18 яшендә контракт имзалаган, ә 2022 елның җәендә махсус хәрби операция зонасына киткән. 20 яшендә командир булган, батырлыгы белән аерылып торган. Беренче яраланудан соң Адель госпитализациядән баш тарта, позициядә кала һәм подразделениесен штурмга алып бара, шул вакытта биленә авыр җәрәхәт ала һәм аягы үтәли яралана. Шуннан соң аны Батырлык ордены белән бүләклиләр.

Адель Уркунбаевка яңа «Гранта» автомобиле белән дәүләт номеры тапшырдылар. Лаеш районы җитәкче (Адель тумышы белән Лаештан) аңа шулай ук инструментлар комплекты тапшырды, аның ярдәмендә машинага тантаналы төстә номерны беркеттеләр.

Егет яңа автода йөреп карады. Ул фондка, бигрәк тә үзенең остазына, шулай ук машина йөртү буенча инструкторга рәхмәт белдерде.

«Яхшы машина, тиз, тыңлый, уңайлы. Хәзер йөрербез, тагын да яхшырак булыр», - дип уртаклашты ул беренче узыштан соң хис-кичерешләре белән.

Адель Уркунбаев шулай ук автомобильне көндәлек медицина реабилитациясенә бару өчен кулланырга ниятләве турында сөйләде.

Транспорт сатып алу «Ватанны саклаучылар» фонды инициативасын Россия Президенты Владимир Путин хуплагач мөмкин булды. Дәүләт Думасы оператив рәвештә федераль законнарга төзәтмәләр кабул итте. Хәзер Фонд парлы ампутацияле һәм кресло-коляскада йөрүче махсус хәрби операция ветераннарын автомобильләр белән тәэмин итәчәк.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев