Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Кыска вакытлы ялга кайткан якташ хәрбиләр район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты

Туган якта рәхәт булса да, без хәрби операция зонасына кирәк, без тынычлыкны саклыйбыз, диләр кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр.

Мобилизацияләнеп, хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташ-солдатлар төркемләп кыска вакытлы ялга кайта. Шушы көннәрдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов мэриядә алар белән очрашты.

Һәрвакыттагыча, алар белән җылы атмосферада, чәй өстәле янында хәрби хезмәт турында сөйләшәләр.

Мобилизацияләнгәннәр әйтүе буенча, алар урнашкан җирдә ашау һәм кирәк-яраклар буенча проблемалар юк. «Барысы белән дә тәэмин ителгән. Хәрби формалар, бронежилетлар — барысы да бар. Азык-төлек продуктлары — тушенка, консервалар, ярмалар, макароннар атна саен китерелә. Нарядта булмаган кеше ашарга әзерли», — дип сөйләделәр.

Очрашу барышында аларның гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге, шулай ук чираттагы гуманитар йөккә нәрсәләр кирәклеге турында фикер алыштылар.

Хәрбиләр райондашларга матди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәтләрен әйттеләр. «Өйдә дә якыннарыбыз, балалар көтә. Шуның өчен дә без исән-сау, җиңү белән кайтырга тиеш», — ди алар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларга исән-имин тиз арада кайтуларын теләде.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2223634.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев