Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскилы кулына диплом алгач, контракт төзеп МХО зонасына киткән

Кулына диплом алгач, Россия Оборона министрлыгы белән 1 елга контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә ул.

Руслан 2004 елның 14 сентябрендә туа. Аңа 6 яшь булганда әтисе озакка сузылган авырудан соң үлеп китә. Әнисе Татьянага берүзенә улын аякка бастыру бурычы кала. Руслан башлангыч сыйныфта 11нче гимназиядә укый. Шахмат мәктәбенә йөри, хоккей, көрәш, каратэ белән шөгыльләнә. Сыйныф җитәкчесе, 11нче гимназия укытучысы Зөлфирә Трофимова аны сабыр холыклы дип сөйли: “Руслан басынкы малай булды, яхшы укыды. Дуслашырга яратты. Дөреслек яклы иде, алдашуны яратмады”, - ди.

Әнисе Татьянаның улын чын егет итеп үстерәсе килгән һәм кадет мәктәбенә укырга кереп карарга тәкъдим ясый. Руслан Бөгелмәгә кадет мәктәбендә укый башлый. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр анда торып укыган. “Ялларда өйгә кайткач, укуы турында сораштыра идем. Ул бер дә зарланмады. Бары 1 елдан соң гына беренче вакытларда ничек авыр булуын сөйләде. Кадет мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлады”, - ди әнисе.

Русланга кадет мәктәбендә хәрби-кыр җыеннарында катнашу ошаган, “Зарница” республика хәрби-спорт ярышларына барган, үзен физик яктан көчле итеп әзерләгән. 9нчы сыйныфка кадәр кадет мәктәбендә укый, аннары исә пандемия башлана.

Аннары  Руслан Лениногорск политехник колледжга кайтып, укуын дәвам итә. Һәм диплом эшен “бик яхшы” билгесенә яклый да, контракт төзеп, хәрби операция зонасына китәргә карар кыла.

Русланны әнисе, үги әтисе (Татьяна 2015 елда башка кешене очратып, аңа кияүгә чыга) һәм 8 яшьлек сеңелесе, туганнары, дуслары Казанга кадәр озата баралар. Аннан контрактчы хәрби “алгы сызыкка” юл ала. “Без Русланның карары ныклы икәнен аңладык. Хәзер көн саен догаларымны укып, аның исән-сау кайтуын теләп торам”, - ди әнисе.

 

фото: гаилә архивыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Русланга исән-сау булып әйләнеп кайтырга насыйп булсын Татьяна ханым, сезгә Руслан өчен зур рәхмәт! Чын егет итеп үстергәнсез.