Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскилыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды (+ фотолар)

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция зонасы хәрбиләренә Суворов медальләре һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырды.

Борис Борисов һәм Сергей Андреевка Россия Президенты В.В. Путин Указы нигезендә, Суворов медальләре тапшырылды. Олег Разуваев хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алды.

Борис Анатольевич Борисов – тумышы белән Ивановка авылыннан. Ул махсус хәрби операция зонасына үзе теләп узган елның августында китә. Аннары озак та үтми, 27 сентябрьдә күкрәгенә һәм кулына яра ала, мина кыйпылчыгы тия. “СВОда сержант званиесендә идем, укчы вазифасын башкардым. “Барс” позывной белән йөрттеләр, ул минем яшьтән үк килә торган кушамат”, - ди. Хәзер аңа 59 яшь.

Хатыны Людмила әйтүенчә, Борис – максат куеп, һәрвакыт җиңү яуларга теләгән кеше. “СВОга китәргә карар кылдым дип кайтып әйтте. Мин борчылдым, бәлки әле медосмотрны уза алмас дигән өмет тә бар иде. Тик ул медицина тикшеренүләрен барысын да  үтте. Яралангач, озак кына дәваланулар үтәргә туры килде, госпитальләрдә ятты”, - ди Людмила ханым.

Сергей Николаевич Андреев Лениногорскида яши, узган елның августында үзе теләп махсус операция зонасына китә, декабрь аенда яралана.

 Олег Юрьевич  Разуваев  запастагы сержант, Әфганстан хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан. Узган елның октябрендә контракт төзеп, СВОга китә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов МХО зонасына китәргә батырчылык иткәннәре, хәрби операция зонасында күрсәткән кыюлыклары өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең кебек кыю улларны үстергән барлык әниләргә зур рәхмәт. Тормыш иптәшләре өчен борчылып, аларның кайтуын көткән ханымнар – шулай ук зур хөрмәткә ия. Илләрдә тынычлык урнашып, исән-имин яшәргә булсын”, - дип теләде.

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев