Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскилыларга “Хәрби батырлык өчен” медале һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыклары тапшырылды (+фотолар)

Бүген мэриядә махсус хәрби операциядә булып кайтучы хәрби ир-егетләр медаль һәм таныклыклар алды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медален махсус хәрби операциядә булып кайткан Илфат Мияссаровка тапшырды.

Илфатка - 22 яшь, ул Зеленая Рощада туган. Аннары алар Лениногорскига күченгән. Илфат 2021 елның 7 июлендә армия хезмәтенә алынган. 2022 елның февраль аенда махсус хәрби операция башлангач, беренче мотоукчы полк МХО зонасына китә, әлеге полк составында Илфат та була.  Ул анда техникаларны саклау буенча хәрби бурычны үти.

“Төнне чыгу бик авыр булган вакытлар бар иде. Бу вакытта хәтта дөньяга караш үзгәреп китә. Тыныч вакытта бөтен нәрсәне эшләп була дип уйлыйсың. Ә янда гына атышлар булганда, яшәү кадере арта”, - ди.

Ул хәзерге вакытта Әлмәттә үзмәшгуль буларак теркәлгән, үз бизнесын  алып бара.

“Хәрби хәрәкәтләр ветераны” таныклыкларын Борис Борисов, Рубин Нуретдинов, Әнвәр Галимов, Андрей Алеткин алды.

Әнвәр Галимовка 43 яшь, шушы елның 1 мартыннан 1 июленә кадәр МХО зонасында була. Ул анда үзе теләп китә. Әнвәр – эчке эшләр бүлеге ветераны, майор дәрәҗәсендә Чаллыда эшләгән. Бүген Лениногорскида яши, ике баласы бар.

Әнвәр Галимов “Ахмад” штурм батальоны төркеме составында була, Бахмут шәһәреннән берничә километр ераклыкта гына алгы сызыкта көрәшкән. “Алгы сызыкка кергән көнне хәтерлим. Без анда 20дән артык кеше кердек, тик алтысы гына исән калды. Яу эченнән дустымны алып чыктым. Ул нык кына контузия алды. Аны коткара алганыма шундый шатландым”, - дип сөйли.

Әнвәр Галимов хәрби операциядә төрле милләтләрне бер генә максат берләштерде: дошманны җиңәргә дигән теләк, ди. “Командир чечен кешесе иде. Осетиннар, кабардиннар, дагыстанлылар, руслар, татарлар – барыбыз бер туган кебек булдык”, - ди.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов элеккеге хәрбиләргә батырлыклары өчен рәхмәт әйтте. Алар белән килгән хатыннарына һәм әниләренә чәчәк букеты тапшырды.

Фотолар: Лениногорск хакимиятенең официаль сайтыннан

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев