Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Махсус хәрби операциядә булган якташыбызның улы туды

Лениногорск бала тудыру йортыннан әни белән баланы чыгардылар

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Юлия Ефремова 11 гыйнварда малай таба. Баһадир малай 4 кило да 220 грамм, 58 сантиметрлы булып  дөньяга килә.

Ефремовлар гаиләсендә ул - беренче бала. Аңа Дамир исеме кушалар. Сабыйның әтисе МХО зонасында хәрби бурычын үти. Бала тудыру йортыннан сабыен һәм хатынын  чыгару тантанасын видеоэлемтә аша гына күрә алган.  

Юлия һәм Дамирны каршы алырга Башкарма комитетның социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннегалямова, баш табиб Рим Әмиров, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов, бала тудыру йорты мөдире Регина Темралиева һәм туганнары, якыннары килгән иде.

Яшь әнигә бүләкләр, чәчәкләр һәм яңа туган сабыйга кирәкле булган комплектлар тартмасы бүләк иттеләр. 

Сабый бәхетле гаиләдә зур үссен, әтисе тизрәк гаиләсе янына кайтсын. 

фотолар: https://vk.com/feed?w=wall-196122368_1639

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев