Татарстан контрактчыларны безнең илдә җитештерелгән экипировка белән тәэмин итә
СВО

Татарстан контрактчыларны безнең илдә җитештерелгән экипировка белән тәэмин итә

Татарстан исемле батальоннар хәрбиләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә, дип яза«Татар-информ».

«Мондый экипировканы Татарстан контрактчыларына, шулай ук «Тимер», «Алга» һәм «Батыр» батальоннары хәрбиләренә бирәләр. Зур бронежилетлысы – штурмчы, ә зур рюкзаклысы – укчы-граната атучы комплекты. Мондый җыелмаларның һәрберсенең бәясе 200 мең сумнан да ким түгел», – дип сөйләде ТР ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге хезмәткәре Эдуард Сугачков.

Шлем үзе кевлардан эшләнгән. Ул шулай ук алгы өлештә камера урнаштыру өчен җайланма белән җиһазландырылган, ә ян-якларында фонарь һәм колакчыннар өчен урыннар бар.

"Т.И."


Нет комментариев