Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Татарстанда контрактчыларга бирелә торган түләүләр тагын артачак

Түләү 400 мең сумга артачак.

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 августтан 1 миллион 705 мең сумга кадәр акча алачак, дип федераль түләүләр турындагы яңа указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.

Шул рәвешле, контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 1,7 млн сумга кадәр җитәчәк:

Татарстан Республикасыннан - 1,005 млн сум;

РФ Оборона министрлыгыннан - 400 мең сум;

Район һәм шәһәрләрдән  300 мең сумга кадәр.

Шулай ук контрактчыларга барлык республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары каралган. Предприятиеләрдә аларның эш урыны саклана һәм хезмәт хакы түләнә, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә. Җирле хакимият гаиләсен кайгыртачак.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев