Зәй-Каратай авылының хәрби операциягә ярдәм итүчеләре: Сугыш туктаганчы, ярдәм итәчәкбез
Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк
Хәзер авыл җирлекләрендә дә волонтер төркемнәр оешып, хәрбиләргә игелек кылу эшләре алып баралар.
Зәй-Каратай халкы хәрби операция башлануның беренче көненнән үк солдатларга ярдәм кулы сузды. Авыл халкының игелекле эшләре хакында Зилә апа Шиһапова белән сөйләшәбез.
Хәрби операция башлангач, Зәй-Каратай ир-егетләре дә шунда китә. Авылдашлар гуманитар йөк әзерләүдә үзләреннән өлеш кертә башлый.
“Өйләребездә носкилар, җылы оекбашлар бәйләү башланды. Аннары мендәр ясарга өйрәндек. Госпиталь өчен аерым да ясадык, алары зурраклар иде. Халык тукымалар китерде. Мендәр эченә тутырырга дигән материалны Шөгердән җибәрделәр”, - дип сөйли эш башлаулары турында Зилә апа.
Аның әйтүенчә, сандык төбендә яткан барлык материаллар да эшкә җигелә. Узган елның көзеннән исә авыл клубында маскировка челтәре үрү эшен башлыйлар. Авыл җирлеге дә, клуб җитәкчелеге дә урын бирүдә каршы килмәгән.
Шәһәргә барып, “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркемнән маскировка үрү буенча өйрәнү дәресләре алганннар, спанбонд алып кайтканнар һәм авыл клубында эшне башлыйлар.
Җыелып эшләр өчен урын булгач, ярдәм итүче апаларга да җайлы була. Алар әкренләп үрү эшенең асылына төшенә, бүгенге көндә кулларына күз иярми, ялт-йолт эшләп куялар, клубта эш кайный, хәзер алар 26нчы челтәрне үрәләр.
Маскировка үрүчеләрнең күпчелеге өлкән, әмма алар илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләргә ничек тә ярдәм итәргә тели. Баштагы вакытта 15ләп җыелган булсалар, хәзер 7-8 кеше даими йөрүчеләр икән. Зәй-каратайлылар: Зилә Шиһапова белән Зөлфия Янтурина инициативасы белән башланган эш бердәмлеккә дә нигез сала.
Бу эш авылдагы апаларны берләштерә. Алар һәркөнне эшкә килгән кебек, 8.00дән 11.00гә кадәр авыл клубында эшлиләр. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре. Шулай ук һәрберсенең өендә хуҗалык эшләре дә бар, тик мондый вакытта ярдәм итү сүзе алар өчен беренче урында.
Маскировка челтәре үрү өчен 40 метрлы материалдан 2 метр итеп тасмалар кисеп куярга кирәк. Эш конвейр сыман бара, берничә кеше кисә, башкалары үрү эшендә.
Маскировка челтәре үрү белән бергә алар кечкенә пакетларга чәй тутыру эшен дә башлыйлар. Бу вакытта клубта ике төркем эшли, берсе – үрүдә, икенчесе – чәй тутыруда. 15-20 меңләп пакет чәйләр тутырылгандыр, ди Зилә апа. Өйдә ясап китерүчеләр дә булган.
Моңарчы почта аша посылкаларны бушлай Белгород ягына җибәреп була иде. “Авыл почтасы аша 50дән артык посылка да җибәрә алдык”, - ди Зилә ханым.
Ялга кайткан хәрбиләргә апалар үргән челтәр – зур бүләк. Аларны челтәрсез җибәргәннәре юк. Шулай ук күчтәнәчләр дә әзерлиләр. Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” төркеме белән бер команда булып эшлиләр.
“Үзебез үргән маскировка челтәрләренең сугышчыларыбыз янына китүен күрү – безнең өчен шатлык. Без җиңүне якынайтуга өлеш кертә алуыбызга шатланабыз, – ди Зилә Шиһапова. – Халык та бик ярдәмчел. Әйберләр китереп торалар, носкилар, дымлы салфеткалар, эчке кием-салымнар. Акчалата да бирәләр”.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында укый аласыз, 18 апрель санында.
Фото: З.Шиһаповадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев