Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Чананы – җәйдән, арбаны – кыштан...

Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Әле җәйнең уртасы гына булса да, "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсе хезмәткәрләре суык кышны кайгыртып, аңа әзерлекне төгәлли башлады инде. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә кышка әзерлек һәм газ җиһазларына капиталь ремонт мәсьәләсе тикшерелде. Шунысын әйтеп үтәргә кирәктер: "Лениногорскгаз" хезмәтчәннәре планны 2...

Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Әле җәйнең уртасы гына булса да, "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсе хезмәткәрләре суык кышны кайгыртып, аңа әзерлекне төгәлли башлады инде. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә кышка әзерлек һәм газ җиһазларына капиталь ремонт мәсьәләсе тикшерелде.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәктер: "Лениногорскгаз" хезмәтчәннәре планны 2 елга алдан үтәп бара. Шуңа кышын газ белән проблема тумый диярлек. Быелның 6 аена булган планны да алар 100 процентка үтәргә өлгергән, нәтиҗәләре дә канәгатьләнерлек. Капиталь ремонтка быел 37 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Ремонт акчалары газүткәргечләрен салу, газ тарату пунктларына (ГРП) ремонт ясау, краннар, задвижка, протекторларны тәртипкә китерү, автотранспорт цехын һәм башка газ җиһазларын төзекләндерү, газ торбаларын буяу-агарту эшләренә тотыла. Моннан тыш, газүткәргечләргә планлы һәм физик диагностика үткәреп, киләсе капремонт программасына кертү эшләрен алып бару да дәвам итә.
Капремонт буенча Зәй-Каратай, элеккеге "Лениногорская"совхозы, Чирмешән участогында газүткәргечләрне алыштыру эше бара. 75 километр озынлыктагы газүткәргечләрен һәм 14 километрда терәү баганаларын буяу-агарту эше дә газчылар җилкәсенә төшүен исәпкә алып, идарә уңганнарының һәр эштә дә югары һөнәрилеге турында әйтеп үтте Әнәс Вәлиев.
Күптән түгел узган давыл да газчылар өчен эзсез үтмәгән. Көчле җил нәтиҗәсендә, 4 газүткәргечкә(шуның өчесе - шәһәрдә, берсе - районда) зыян килгән булган. Кимчелекләр идарәнең авария-диспетчерлык хезмәте егетләренең оператив һәм грамоталы эшләве нәтиҗәсендә тиз арада бетерелгән.
Башкарылган эшләргә генә тукталып калмыйча, идарә начальнигы ремонт барган объектларны тикшерү өчен рейдка чыкты. Иң элек Ленинград урамындагы 73 нче (фотода) һәм Кошевой урамындагы 45 нче газ тарату пунктларын (ГРП) төзекләндерү процессы ни хәлдә булуын тикшерделәр. Монда эшләр төгәлләнү алдында: ГРПның тышкы ягы профнастил белән тышлана, эчке яктан газ регуляторлары тәртипкә китерелә, торбаларны буяу эше алып барыла.
Чираттагы объект - Богдан Хмельницкий урамындагы 98 нче газ коесы. Монда җир асты газүткәргечләре хезмәте егетләре көче белән йортларга чиста газ җибәрү өчен куелган фильтр һәм задвижка яңартыла иде.
Өченче объект - "Горгаз"ның бердәнбер сугыш ветераны Александр Курушкин йорты. Идарә хезмәтчәннәре ел саен 9 майга ветеранның коймасын буйый торган булган. Быел исә аны профнастилга алыштырырга карар кылганнар. Ветеран үзе һәм аның якыннары моңа сөенеп туя алмый.
Соңгы объект - Иске Писмән авылындагы Колотовка урамы. Билгеле булганча, элек ул Колотовка авылы дип аталган. Тора-бара Писмән авылының бер урамы булып калган. Моңа кадәр анда яшәүчеләргә "зәңгәр ягулык" буй җитмәс ерактагы хыял гына булып күренсә, быел газлаштыру, ниһаять, әлеге урамга да килеп җитте. 12 ел буе мичкә утын яккан Петр Булгаковлар гаиләсе - бүген иң бәхетле гаиләләрнең берсе. Чөнки иң беренче булып, газ нәкъ менә алар йортына кертелгән. Ул газ плитәсен кабызып, шатлыгы белән уртаклашты (1 нче биттәге фотода).
- Газ керү сөенеченә һаман ышанып җитә алмыйм. Моңа хәтле гел утын әзерләп, мич яга идек. Ә бу, үзегез беләсез, корым, төтен, ис. Хәзер шырпы сыздың - "шалт" - ут яна, рәхәт тә соң! Рәхмәтебез чиксез.
Бездән соң 100 өйгә газ тоташтырылачак, диделәр. Аннан җылылык та бирәчәкбез, дип, ышандырдылар. Ә күршеләр инде көнләшеп, "Сезгә рәхәт, газ керде, безгә кайчан булыр"дип, уфтаналар,- ди Петр Андреевич.
"Лениногорскгаз" идарәсе уңганнары бу эшне көзгә хәтле очлап чыгарга планлаштыра. Димәк, дистәләгән гаилә газ һәм җылылык белән тәэмин ителә, ә бу, үз чиратында, күпме кешедән рәхмәт дигән сүз. Эшнең җимеше татлы, ди халык мәкале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев