Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Кыш җитте, чанаң әзерме?

Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үткән киңәшмәдә сүз техниканың кышка әзерлеге турында барды. Һава торышы да тотрыксыз бит: бер көнне ишеп кар ява, икенче көнне шул эри, өченче көнне туңдырып китә. Тик коммуналь предприятиеләр барысына да әзер булырга тиеш, карына да, яңгырына да. - Кеше иртән өеннән чыгуга таеп...

Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үткән киңәшмәдә сүз техниканың кышка әзерлеге турында барды.


Һава торышы да тотрыксыз бит: бер көнне ишеп кар ява, икенче көнне шул эри, өченче көнне туңдырып китә. Тик коммуналь предприятиеләр барысына да әзер булырга тиеш, карына да, яңгырына да.
- Кеше иртән өеннән чыгуга таеп егылмасын өчен подъезд алларына, тротуарларга ком, юлларга тозлы катнашма сибелергә тиеш. Юлларны кардан чистарту эшен дә оператив төстә оештырырга кирәк. Оешма-предприятиеләр, сәүдә үзәкләре территорияләрендәге юлны тәртиптә тоту өчен үзләре җаваплы, - диде Нәфис Нурлыхакович.
Шәхси секторны кардан чистарту эше - елдагыча "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" предприятиесе җилкәсендә. Әмма быел аларга булышырга кирәк дип киңәшләштеләр. Чөнки үзләренә генә юлларны чистартып бетерү мөмкин түгел. Быел шәхси секторны чистарту эшенә промышленность предприятиеләрен дә тартачаклар.
Ишегалларында торучы транспорт турындагы мөһим мәсьәлә белән Нәфис Ибраев киңәшмәне дәвам итте. Аларның подъезд төбендә "кунуы" әлеге дә баягы коммунальчылар һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре эшенә аяк чала. Беренчедән, юллар яхшылап чистартыла алмый, икенчедән, фатирда яисә ишегалдында торучы берәр машинада кыска ялганыш һәм башка сәбәпләр аркасында янгын чыга калса, янгын сүндерү машинасының тиз килүен көтәсе юк. Шунлыктан, машина хуҗалары белән көрәш башларга, штрафлар белән "тәрбияләргә" киңәш итте.
Транспортның кышка әзерлеге турында оешма-предприятие вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар әзерлек 100 процент дип баралар, әмма бөтенләй үк җитәрлек дәрәҗәдә түгел кебек. Нәфис Ибраев та бу мәсьәләгә җитди карарга кушты, барысы да ныклы контрольдә булачак.
Редакциядән: коммуналь предприятиеләр дә, юл чистарту белән шөгыльләнүче оешмалар да эшләренә җаваплы карарлар, дип ышанасы килә. Чөнки чистартылмаган яисә бозлавык юл иң беренче чиратта кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Әнә кичә дә иртән шәһәр тротуарлары көзге кебек ялтырап тора иде. Эшкә көчкә барып җиттек. Нигә чистартмыйлар дип, уфтанырга авызны ачкан идек, урамның икенче башыннан ком сибеп килүләрен күрдек - "Оникс" хезмәткәрләре (фотода) иде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз