Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорск нефтьчеләре биатлонда ярышты (фотолар)

Яхшы кәеф, җиңүгә омтылу кебек хисләр берләштерде "Лениногорскнефть" идарәсе коллективын биатлон ярышында. Идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов котлау сүзләрен җиткерде, аннан «Татнефть" Компаниясе Спартакиадасында призлы урын алган оператор Гөлшат Петрованы бүләкләделәр. Ул арада беренче катнашучылар стартка да басты. Һәр командада 4 спортчы: өч ир-ат һәм бер хатын-кыз. Ир-атлар чаңгыда бер чакрым...

Яхшы кәеф, җиңүгә омтылу кебек хисләр берләштерде "Лениногорскнефть" идарәсе коллективын биатлон ярышында.
Идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов котлау сүзләрен җиткерде, аннан «Татнефть" Компаниясе Спартакиадасында призлы урын алган оператор Гөлшат Петрованы бүләкләделәр. Ул арада беренче катнашучылар стартка да басты. Һәр командада 4 спортчы: өч ир-ат һәм бер хатын-кыз. Ир-атлар чаңгыда бер чакрым узганнан соң, басып аталар, тагын бер чакрым узып, ятып аталар, аннан тагын бер чакрым үтәләр. Хатын-кызлар ирләр үткән дистанциянең яртысын уза: аларга - 5 мишень һәм 8 патрон бирелгән. Мишеньгә тидермәсә, штраф әйләнеш ясыйлар.
1нче ЦДНГы хезмәткәре Татьяна Михайлова оста чаңгычы булудан тыш, төз итеп атты да. Цехтагы ир-егетләр аңа көндәшләреннән вакыт буенча алга китәргә мөмкинлек тудырды. Нефть һәм газ табу операторы Марс Хафизов - оста чаңгычы, бу ярышта оста атучы булуын да күрсәтте. Команданың тагын ике катнашучысы Руслан Габидуллин һәм Алексей Малафеев та аңардан калышмый.
-Без баштан ук үзебезне җиңүгә әзерләдек, - ди егетләр.
Алар икенче ел рәттән беренчелекне бирмиләр, быел да 1нче ЦДНГ командасы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Идарәнең профсоюз комитеты рәисе Марат Кашапов идарә аппараты командасы составында ярышты. Иң кыены - баскан килеш ату, дип саный ул. Ә ЖКЦның йөзү бассейны тренеры Марат Әхмәтҗанов теләсә кайсы хәлдә дә төз ата. Бу минем армиядә алган осталыгым, ди
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Беренче урында - 1нче ЦДНГ биатлончылары, икенчедә - ЛГЦ командасы, өченче урында - идарә аппараты командасы. Идарә ветераннары командасы да беренче унлыкка керде, аларны кул чабып каршы алдылар.
Ә бераз соңрак безнең биатлончылар "Татнефть" җәмгыяте предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре арасында үткән Спартакиадада утыз биш команда арасында икенче урынны алды, нефть һәм газ табу предприятиеләре арасында абсолют лидер булды.
Юлия МОГИЛА
Сергей ТРУСОВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев