23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Лениногорскнефть" спорткомплексында идарә цехлары арасында биатлон буенча ярышлар узды.
Килүчеләрне идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов тәбрикләде.
Барлыгы 15 команда эстафетада көч сынашты. Ир-атлар бер километрлы боҗраны өч тапкыр узды, ике тапкыр - басып һәм ятып атты, гүзәл затлар өчен боҗра ярты чакрымлык иде. Чы...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Лениногорскнефть" спорткомплексында идарә цехлары арасында биатлон буенча ярышлар узды.
Килүчеләрне идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов тәбрикләде.
Барлыгы 15 команда эстафетада көч сынашты. Ир-атлар бер километрлы боҗраны өч тапкыр узды, ике тапкыр - басып һәм ятып атты, гүзәл затлар өчен боҗра ярты чакрымлык иде. Чы биатлоннан бер дә ким булмады. Нәтиҗәдә, ЦДНГ№1 командасы җиңүче буды. Икенче һәм өченче урыннарны идарә аппараты һәм ЖКЦ цехлары бүлеште. Призлы урын алучыларга сертификатлар бирелде.
Нет комментариев