Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

«Әниләр иле»ндә

Әниләр көне уңаеннан, "Татнефть - Лениногорск РемСервис" җәмгыяте хатын-кызлары чәй табынына җыелды. Быел бу бәйрәм биредә тәүге кат үткәрелде. Җәмгыятьтә барлыгы сигез дистәдән артык хатын-кыз хезмәт итә. Араларында - җитәкчеләр, җитәкче урынбасарлары, операторлар да, идән юучылар да бар. Әмма бу бәйрәм аларның һәммәсен дә берләштереп, бердәм гаилә итеп туплап, «Әниләр...


Әниләр көне уңаеннан, "Татнефть - Лениногорск РемСервис" җәмгыяте хатын-кызлары чәй табынына җыелды. Быел бу бәйрәм биредә тәүге кат үткәрелде.


Җәмгыятьтә барлыгы сигез дистәдән артык хатын-кыз хезмәт итә. Араларында - җитәкчеләр, җитәкче урынбасарлары, операторлар да, идән юучылар да бар. Әмма бу бәйрәм аларның һәммәсен дә берләштереп, бердәм гаилә итеп туплап, «Әниләр иле»нә алып кереп китте. Гүзәл затларны профком рәисе Фазыл Мифтахов сәламләде:

- Кадерле әниләр, әбиләр, булачак әниләр! Җәмгыять җитәкчелеге белән киңәшләшеп, быел Әниләр көнен уздырырга, дигән карарга килдек. Чөнки сезнең назыгыз, гаиләгә карата булган җылы мөнәсәбәтегез игътибарсыз калырга тиеш түгел. Һәрвакыт шундый ягымлы, чибәр, яшь һәм мөлаем булып калыгыз, - диде ул, һәм һәрбарчасына татлы күчтәнәчләр тапшырды.

Балалары белән төшкән фотосурәтләрдән ясалган слайд-шоуны әниләр яратып карады. Үз балаларын экраннан күреп, аларны яратулары йөзләрендә чагыла иде.

Назанна, Арутюн Акопян, Анастасия Родионова кебек яшь артистлар, җәмгыятьтә эшләүче җырчы Андрей Калинин, Марат Шәфыйков барлык әниләрне дә үзләренең җырлары һәм җылы котлаулары аша тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев