Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Сәхнәдән агылды моң

Традиция буенча яз айларында "Татнефть" җәмгыятенең структур бүлекчәләре һәм бүлендек предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать смотры уза. Аның икенче этабы Лениногорскиның Мәдәният сараенда үтте. Ул көнне 9 коллектив үзләренең җыр-биюгә, шаян сүзгә булган осталыкларын күрсәтте. Фестивальне хуҗалар, ягъни "Лениногорскнефть" идарәсенең үзешчән сәнгать осталары искиткеч матур, югары дәрәҗәдә әзерләнгән чыгышлары белән ачып...

Традиция буенча яз айларында "Татнефть" җәмгыятенең структур бүлекчәләре һәм бүлендек предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать смотры уза. Аның икенче этабы Лениногорскиның Мәдәният сараенда үтте.


Ул көнне 9 коллектив үзләренең җыр-биюгә, шаян сүзгә булган осталыкларын күрсәтте. Фестивальне хуҗалар, ягъни "Лениногорскнефть" идарәсенең үзешчән сәнгать осталары искиткеч матур, югары дәрәҗәдә әзерләнгән чыгышлары белән ачып җибәрде. Алар "Активикс и Мастерикс. Миссия выполнима" дигән музыкаль композицияләр белән баетылган театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Анда сүз,башлыча, Татарстанда, нефть тармагы барлыкка килү, Лениногорскига беренче нигез ташлары салыну хакында барды. Идарә хезмәткәрләре шундый әйбәт итеп башкарды, тамашачы профессиональ артистлардан ким түгел бит болар, дип уйлап утырды. Алар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.
Әлеге смотрга килүчеләрне "Татнефть" җәмгыятенең профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов сәламләде. Ул әйтеп узганча:
- "Татнефть" компаниясе төп эшеннән тыш, социаль якка да юнәлеш алган. Смотр "Тормыш өчен хезмәт" дигән девиз белән үтсә дә, җәмгыять үзенең хезмәткәрләренә иҗади сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирә, шулай ук үсеп килүче яшь буын да игътибардан читтә калмый.
Ш.Тәхаутдинов җитәкчелегендәге компаниянең ярдәме белән смотр-фестивальләрнең оешкан төстә узуын әйтеп үтте, "Лениногорскнефть" җитәкчелегенә һәм профкомына, якты йөз белән каршы алганнары өчен, рәхмәтен җиткерде М.Бикморатов. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "Лениногорскнефть" идарәсе профком рәисе Миншакир Нуриев уңышлар теләде, җылы сүзләрен әйттеләр.
Конкурс шартлары буенча программага хатын-кыз һәм ир-егет вокалчылар, бию ансамбльләре, автор-башкаручылар, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау кертелгән булырга тиеш иде. Әлеге күренешләр барысы да сәхнәдә чагылды. Смотрда катнашучы коллективларның костюмнары да аерым игътибарга лаек. Тамашачы концертның башыннан ахырына кадәр кызыксынып карап утырды.
Тугыз коллектив арасында, "Лениногорскнефть" идарәсеннән тыш, "ЛУТР" җәмгыяте, "Баулынефть", "Азнакайнефть", "Җәлилнефть" идарәләре, "ТНГ-групп", Бөгелмә механика заводы, "ТатНИПИнефть" институты, "Татспецтранспорт" идарәче компаниясе хезмәткәрләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сђхнђ