Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“Татнефть” волейболчыларының зур уңышы

"Татнефть" җәмгыяте волейболчыларының җыелма командасы Анападан чемпион Кубогы алып кайтты. Анда спорт клублары һәм физкультура коллективлары арасында волейбол буенча Россия чемпионаты үтте. Барлыгы 12 команда катнашты. Соңгы финал уенда нефтьчеләр үткән турнирларда өч тапкыр чемпион исеменә лаек булган Ставрополь җыелма командасы белән уйнап, 3:2 исәбе белән отты. "Уен киеренке барды....

"Татнефть" җәмгыяте волейболчыларының җыелма командасы Анападан чемпион Кубогы алып кайтты.


Анда спорт клублары һәм физкультура коллективлары арасында волейбол буенча Россия чемпионаты үтте. Барлыгы 12 команда катнашты. Соңгы финал уенда нефтьчеләр үткән турнирларда өч тапкыр чемпион исеменә лаек булган Ставрополь җыелма командасы белән уйнап, 3:2 исәбе белән отты. "Уен киеренке барды. Уенчыларыбыз баштан ук җиңүгә омтылды һәм бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, - диде җыелма команда капитаны һәм тренеры Алексей Дешин. - "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенә спортның әлеге төре үсешенә булышлык иткәннәре өчен аерым рәхмәтебезне җиткерәбез", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть